Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Тел ягыннан ӘҺӘмияте



Табышмакның үз тумышы һәм табигате буенча шигъри телнең үрнәге, җанлы, сурәтле сөйләмнең тарихтан килгән нигезле бер күренеше икәнен күреп үткән идек. Инде ул барлык чагыштыру, тиңләштерү, киная, метафора, охшату, җанландыру (сынландыру дип аңларга кирәкми. Мисал: "ай көлә" дисәк, ай сыйланмый, бәлки җанлана) һәм башка барлык троп, телбизәк чаралары белән эш иткәнгә һәм үзе дә архаик сүзләр белән бергә яңа сүзләр ничек ясалуның бер үрнәге булганга, ул безнең тел-сүз казнасы, аның арсеналы. Ул безне тел байлыгыбыз белән таныштырып кына калмый, аның шигъри алымнары һәм сурәтләү чаралары безне дә җанлы тел белән эш итәргә, тел остасы булырга күнектерә.

Табышмак үзенең тел байлыгы, җанлылыгы, сурәт һәм мәгънә килешлеге, афористик әйтелеше белән шигъри мәктәп булып тора. Ул бу сурәтлелеге һәм мавыктыргычлыгы белән балаларның зәвыкларын гына үстереп калмый, шулар өстенә аның табигатьтән алынган төрле охшату, чагыштыру, паральлеләр аша табигатьнең үзен дә яратырга өйрәтүләре − болар бар да табышмакларның эстетик тәрбияви роле гаять зур булуын күрсәтә.

Сәнгатьчә аерымлыкларына килгәндә, табышмакларда тагы метафора, аллегория, синекдоха, гипербола, омоним, охшату, антропоморфизм, чыгармалар, карикатура, тавышка иярүләр, аллитерация һәм башкаларның тоткан урыннарын күрсәтергә мөмкин.

Метафора. (Алмаштыру). Табышмакларда моның нигез урын тотуы башта әйтеп үтелгән иде, детальләрдә дә бу шактый еш күзгә ташлана. Мәсәлән: "Баш астында баллы кашык" дигәндә, йокыны баллы кашык белән, "Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач" дигәндә, күк йөзе, йолдызлар һәм айны мич, пәрәмәч һәм калач белән алыштырып алу шикелле.

Аллегория.(Киная). Фикри мәгънәләрне читләтеп конкрет сурәттә бирүгә мисал итеп, Сәрвиназ әкият-табышмагын күрсәтергә була. Анда, мәсәлән, сүз йөртүченең ике теле дигән төшенчә урынына ике бүре һәм җан дигән төшенчә урынына алтын йөзек алынган. Сүз бөтенләй читтәге бер вакыйга турында барган кебек итеп бирелә.

Синекдоха. Мәсәлән: "Мең баш елкыны бер чыбык белән әйләдем" дигәндә елкыны бөтен гәүдәсе урынына башы белән генә санау.

Мәгънәдәш сүзләр. (Ике аерым мәгънәле омоним сүзләр). Мәсәлән, казан турындагы табышмакта "Һәммә татар өендә бар, үзе дөньяда бер генә" дигәндә казан сүзенең ике мәгънәдә алынуы шикелле.

Гипербола. (Арттыру). "Метри башлы, мең күзле" (уймак); "Элек балчык тавы, аннары тимер тавы..." (мич, таба) дигәндәге шикеллеләр.

Охшату. Бик күп очрый: "Үзе актай, корсагы каптай..." (кәҗә); "Койрыгы без кебек, күзе тоз кебек" (тычкан) һ.б.

Антропоморфизм. (Кешеләтү). Көзге турында: "Кечкенә генә Микитә, бер кешене ике итә"; куян, эт һәм пычак турында: "Урманнан чыгар, койрык очы чуар, Бикәнәе тотар, Биктимере суяр" дип әйтелүләр шикелле. Мондый табышмакларда күмәк исемнәрнең ялгыз исемнәргә күчерелүе еш очрый икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, шул ук табышмакларда көзгене Микитә, пычакны Биктимер дип алу шикелле.

Чагыштыру. "Балалары терерәк, аналары хуш күңеллерәк" (чынаяк, самавыр).

Кире кушарлау. (Акад. Веселовскийча − кире параллелизм). "Авызы бар, теле юк..."(чабата); "Агач түгел, яфраклы"; "Тун түгел, тегелгән" (китап) һ.б. Бу алым бик киң урын ала.

Карикатурачылык. Табышмакларның бу ягы әлегә чаклы бер җирдә дә телгә алынуын мин күрмәдем. Ләкин карикатурачылыкның халык иҗатында урын тотуын билгеләп үтү әһәмиятсез булмас. Мәсәлән, кеше гәүдәсе турындагы табышмакны алыйк: "Ике багана, багана өстендә мичкә, мичкә өстендә бөке, бөке өстендә шар, шар өстендә куаклык", моның юри кабартылган чалымнарда бирелгән карикатура икәнен күрү өчен, шул бирелгән сызыкларны кәгазьгә төшереп карау җитә.

Тавышка иярүчелек. "Дөп-дөп дөбер Гали, Булгалый, шып-шып шыбыргали, боргалый" (ашлык сугу) һәм башкалар.

Корамалык. Шул ук тавышка иярүләр аркасында мәгънәсез сүз корамаларыннан торган табышмаклар да очрый:"Лып-лып ихыл, шрихыл да шрифыл... "(карбыз кисү).

Аллитерация. (Бер үк төсле тартыкларның чиратлашып килүе). "Базы туза, баганасы кала", "Йөзлек астында йөз инә" һ. б.





Дата публикования: 2015-10-09; Прочитано: 589 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.01 с)...