Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

X бүлек. Арифметик табышмаклар



* Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: "Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була", - диде.
Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: "Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас", − диде.
Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?
(Картның-җиде, егетнең биш сарыгы бар)

* Бер төркем киек каз очып барганда каршыларына бер каз очрап: "Исәнмесез, йөз каз!" − диде. Болар "саумысыз" дип, исәнлек-саулык сорашканнан соңында, араларыннан берсе әйтте:
− Юк, энекәем, ялгышасың, без йөз каз түгел шул әле. Әгәр дә безнең чаклы тагын бер булса, тагын безнең яртыбыз чаклы булса, чирегебез чаклы булса, аның өстенә син дә килеп кушылсаң, менә шул чагында булырбыз йөз каз! − диде.
Беләсе иде:бу төркемдә ничә каз булган иде икән?
(Утыз алты каз булган)

* Бер кеше үзенең кечкенә улына әйтте ди:
− Улым! Мин сиңа бер йомыш кушам. Менә шушы акчага берәр тиеннән тавык йомыркасы, икешәр тиеннән үрдәк йомыркасы, өчәр тиеннән каз йомыркасы сатып алып кайт. Кара аны, ялгыш ала күрмә! − дип кулына бер сум акча тоттырып базарга җибәрде, ди. Шул бер сум акчага барысы алтмыш данә тавык, үрдәк, каз йомыркалары алып кайтты, ди.
Атасы:
− И, минем улым йомышка ярый башлаган икән инде! – дип әйтеп улының аркасыннан сөйде, ди.
Беләсе иде: бу бала тавык, үрдәк, каз йомыркаларын ничәшәрңе алып кайтты икән?
(Утыз данә тавык йомыркасы, егерме данә үрдәк йомыркасы, ун данә каз йомыркасы)

* Бер бала ун тиенгә ун данә конфет алган. Конфетлар дүрт төрле, ягъни: данәсе ике тиенлек, бер тиенлек, ярты тиенлек һәм чирек тиенлек икән. Һәркайсыннан ничәшәр конфет алган?
(Ике тиенлекне − ике данә, бер тиенлекне − биш данә, ярты тиенлекне − бер данә, чирек тиенлекне − ике данә)

* Өч каләм − бер тиен, бер дәфтәр − ике тиен, бер карандаш − өч тиен тора. Әни миңа кырык тиен акча бирде дә, шул акчага кырык данә әйбер алырга кушты. Мин бу акчага кырык әйбер алдым.
Мин барлыгы ничә каләм, ничә дәфтәр, ничә карандаш алдым?
(Егерме җиде каләм, сигез дәфтәр, биш карандаш)

* Бер кеше мең сумга йөз баш мал алган. Ат − илле сум, сыер − утыз сум, сарык − биш сум тора. Бу кеше ничә баш ат, ничә баш сыер һәм ничә баш сарык алган?
(Ун ат, ике сыер, сиксән сигез сарык алган)

* Берәү иптәшенә әйткән: "Мә сиңа биш сум акча. Шуның белән базардан йөз баш кош сатып алып кайт. Каз − илле тиен, үрдәк − ун тиен, чыпчык − бер тиен тора", − дигән.
(Бер каз, утыз тугыз үрдәк, алтмыш чыпчык алырга кирәк)

* Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?
(Җиде бала)

* Ике атага, ике улга өч йомырканы тигез итеп бүллергә кирәк. Берәр йомырка тисен.
(Бабай, ата, ул)

* Бер укучы зоология бакчасына барып кайткан. Иптәшләре аңардан:"Бакчада нәрсәләр күрдең?" − дип сораганнар. Бу укучы:
− Попугайлар, антилопалар, мөгезборыннар күрдем. Ә күпме икәнен үзегез исәпләп белегез. Мин барысы уналты баш, унсигез мөгез һәм илле ике аяк күрдем, − дип җавап кайтарган.
Ул ничә попугай, ничә антилопа һәм ничә мөгезборын күргән?
(Алты попугай, сигез антилопа, ике мөгезборын күргән)

* Бер кеше сәгать кибетенә кереп сәгатьләр сайлый. Соңыннан бер сәгатьне күрсәтеп, хуҗадан сорый:
− Кыйммәтме?
− Ике йөз сум.
− Ә монысы?
− Монысы йөз генә сум.
− Төрегез алай булса шул йөз сумлыгын.
Ишектән чыгып барганда туктый да, яңадан хуҗага әйтә:
− Юк, мин монысын алмыйм, миңа менә бу зуры ошый. Күпме дигән идегез әле?
− Ике йөз сум.
− Мин бит сезгә йөз сум биргән идем.
− Әйе, дәхи бер йөз сум тиеш.
− Аның урынына алыгыз бу сәгатьне. Ул да бит йөз сум тора, − ди дә, баштагы сәгатен биреп, икенче сәгатьне алып чыгып китә.
Зур сәгать өчен ул күпме акча түләгән?
(Йөз сум түләгән)

* Бер кеше үзенең кечкенә улына: "Әй улым, мин сиңа бер йомыш кушам, яхшы тыңла. Менә шушы акчага берәр тиеннән тавык йомыркасы, икешәр тиеннән үрдәк йомыркасы, өчәр тиеннән каз йомыркасы сатып алып кайт. Кара, ялгыш ала күрмә, яме!" − дип, кулына бер сум акча тоттырып, аны базарга җибәрде, ди. Улы да, атасыннан акча алу белән, бзарга таба тыр-тыр йөгереп китте, ди. Барып шул бер сум акчага барысы алтмыш данә тавык, үрдәк һәм каз йомыркалары алып кайтып атасына бирде, ди.
Беләсем килә: бу бала тавык, үрдәк, каз йомыркаларын ничәшәрне алып кайтты икән?
(Бала утыз данә тавык, егерме данә үрдәк һәм ун данә каз йомыркасы алып кайткан)

* Унике кеше бергәләп җиде карбыз алганнар да, юл буенда бүләргә утырганнар. Һәркайсы бертигез өлеш алсын өчен, карбызларны ничек бүләргә белми аптырап торганда мәктәптән кайта торган бер бала очрап, ничек итеп бүлгәндә һәркайсына тигез тиячәгең өйрәтеп киткән. Бу кешеләр шулай эшләгәннәр һәм һәркайсы канәгать калган. Укучы бала аларга нинди киңәш биргән?
(Дүрт карбызны өчәр кисәккә (унике кисәк була), өч карбызны дүртәр кисәккә (шулай ук унике кисәк була) бүләргә кушкан. Унике кешенең һәркайсы икешәр кисәк (берне зурны, берне кечкенәне) карбыз алган)

* Бер кеше, трамвайга утыргач, җиде тиенлек билет өчен кондукторга бер сумлык кәгазь акча биргән дә, биш төрле акча кайтарып алган. Ул ничәшәр тиенлек акчалар кайтарып алган?
(Илле, егерме, унбиш, биш һәм өч тиенлек акчалар кайтарып алган)

* Икмәк төяп калага баручы өч крестьян юлда бер йортка чәй эчәргә туктаганнар. Алар, хуҗа хатынга бәрәңге пешерергә кушып, йокларга ятканнар. Хуҗа хатын пешкән бәрәңгеләрне табак белән өстәлгә куйган да, үзе йорт арасында эшләр карарга чыгып киткән. Ул чыгып киткәч, юлаучыларның берсе торып бәрәңгеләрне санаган да, үзенә тиешле өлешне ашап яңадан йокыга яткан. Аннан соң икенчесе торган. Ул иптәшенең ашаганын белмәгән, калган бәрәңгеләрне тагын өчкә бүлеп, бер өлешен ашаган да, шулай ук йокыга яткан. Аннан соң өченчесе торып, иптәшләре ашап ятканны белмичә, калган бәрәңгеләрне тагын өчкә бүлгән һәм үзенә тигән бәрәңгеләрне ашап яткан.
Бераздан өчесе дә уянып карасалар, табакта сигез бәрәңге калган булган.
Хуҗа хатын юлаучыларга ничә бәрәңге пешергән?
(Егерме җиде бәрәңге пешергән)

* Авылдан килгән бер укучы, шәһәрдә квартир эзләп, бер кешегә кергән. Квартир хуҗасы аңа болай дигән:
− Әүвәлге айда бер сум, икенче айда ике сум, өченче айда өч сум, шулай ук уникенче айда унике сум түләрсең, − дигән.
Укучы шуңа риза булган, ләкин ул да бер шарт куйган:
− Син, − дигән укучы, − әүвәлге айда миңа ике тиен, икенче айда дүрт тиен, шул рәвешчә һәр ай саен алдагы айдан ике мәртәбә арттырып кайтарып бирерсең, − дигән.
Квартир хуҗасы моны бик юк кына акчага хисваплап, шуңар риза булган. Бер елдан соң исәпләшкәндә кемнән күпме акча чыгарга тиеш булыр?
(Укучыдан − 78 сум, квартир хуҗасыннан 81 сум 90 тиен тиеш була)

* Берәү улын базарга бер кәрҗин йомырка сатарга җибәрде. Аңар сатарга насыйп булмады: бер исерек бәрелеп, йомыркаларын ватты. Бала елап тавыш купты, казыйга(судья) хөкемгә килделәр. Казый баладан:
− Кәрҗинендә ничә йомырка бар иде? − дип сорады.
Бала әйтте:
− Мин ничә булганын белмим, анам кәрҗингә салганда икешәр-икешәр санады − берәү артты; дүртәр-дүртәр санады − берәү артты; бишәр-бишәр санады − берәү артты; алтышар-алтышар санады − берәү артты; җидешәр-җидешәр санады − артмады, төгәл килде, − диде.
Казый, исәпләп, ничә йомырка икәнен белде дә исеректән түләтте. Кәрҗиндә барлыгы ничә йомырка булган?
(Өчйөз бер йомырка булган)

* Абзардагы казлар һәм куйлар саны − алтмыш өч баш икән. Шуларның барысына ике йөз ун аяк. Абзарда ничә куй, ничә каз булган?
(Кырык ике куй, егерме бер каз булган)

* Диңгез уртасындагы кечкенә бер утрауда бер көтүче үзенең малларын көтеп йөргәндә, утрауның бер читеннән ут чыгып, җил уңаена иңләп, көтү өстенә килә башлады. Уттан котылырга әмәл юк икәнен белеп, көтүче бер хәйлә корды... Утрау бөтенләй янып бетте, әмма көтүче бөтен көтүне саклап калды.
Бу көтүче нинди хәйлә корган?
(Алгарак барып ут төрткән дә, шул янып үткән урынга көтүне күчергән)

* Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?
(Берәүдә калмаган. Икесе егылып төшкәч, башкалары очып киткән)

* Өч кеше шахмат уйнаганнар. Барысы өч уен уйналган, һәр кеше ничәшәр уен уйнаган?
(Икешәр уен)

* Биш кеше биш сәгатьтә биш метр канау казыганнар. Йөз сәгатьтә йөз метр канау казып бетерү өчен ничә кеше кирәк булыр?
(Шулай ук биш кеше кирәк)

* Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?
(Җитмеш ике сәгатьтән соң яңадан төнге унике була. Аяз булса да, кояш булмаячак)

* Бер малай велосипедта шәһәргә бара икән. Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә ике тавык, ә икенчесенең бер пар киез итеге бар икән. Барлыгы ничә җан иясе шәһәргә бара?
(Шәһәргә малай үзе генә бара. Машинадагылар шәһәрдән кайта)

* Бер самолет "А" шәһәреннән "Б" шәһәренә бер сәгать егерме минут оча. Икенче самолет кирегә − "Б" шәһәреннән "А" шәһәренә сиксән минут оча. Кайсы тизрәк оча?
(Сиксән минут − барыбер бер сәгать егерме минут)

* Балык ярым − тиен ярым. Ике балык ничә тиен?
(Ике тиен)

* Ике сигез − уналты,
Тагы сигез, тагы алты.
(Утыз)

* Ике сигез − уналты,
Янә сигез, янә алты.
Ике алты, бер сигез,
Бер егерме, бер утыз.
(Йөз)

* Биш бишең бер төштә,
Ике бишең бер төштә,
Бер сигез дә бер тугыз,
Бер егерме, бер утыз.
(Йөз дә ике)

* Өчәү-ечәү еч төштә,
Берәү генә бер тештә.
(Ун)

* Кырда кырык багана,
Баганалар саен кырыгар боҗра,
Боҗра саен кырыгар ат,
Барысы ничә ат?
(Алтмыш дүрт мең ат)

* Утыра, ди, дүрт мәче,
Һәр мәче алдында − өч мәче,
Һәр мәченең койрыгында − бер мәче,
Барысы ничә мәче булган?
(Дүрт мәче булган. Алар өйнең дүрт почмагында утыралар, һәр мәче үзенең койрыгында утыра)

* Биш алманы биш кешегә берәр алмадан бүлегез дә, берсе кәрҗиндә калсын.
(Бер кеше алманы кәрҗине белән ала)

* Ике күлмәкне бер айда өч кешегә егермешәр көн кидерергә кирәк.
(Икешәр-икешәр кеше,чиратлашып, унар көнләп кияләр)

* Бер агачка сандугачлар килеп кунган, һәр ботакка икешәр сандугач кунса, бер ботак җитми. Өчәр кунса − дүрт ботак артып кала. Ничә сандугач һәм ничә ботак булган?
(Ундүрт ботак, утыз сандугач)

* Очкан өч карга,
Кунганнар талга,
Өчәү кунса, бер тал артып кала,
Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала,
Ничә карга, ничә тал? −
Җавабын үзең табып ал.
(Өч карга, ике тал)

* Йөз аршынлык баганага таракан менә. Көн буена утыз аршын өскә күтәрелә, әмма төн буена егерме аршын аска төшә. Бу таракан багананың башына ничә көндә менеп җитәр?
(Сигез көндә. (Баштагы җиде көн һәм җиде төндә җитмеш аршын юл үтә. Сигезенче көнне калган утыз аршынны күтәрелә дә багана башына менеп җитә))

* Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?
(Егерме яшендә. Ул кәбисә елында, 29 февральдә туган була).

* Бер баладан: "Син ничә яшьтә?" − дип сораганнар. Ул:
"Яшемнең саннарын алыштырып куйсагыз, утыз алты яшькә зураермын", − дигән. Бу бала ничә яшьтә?
(Унбиш яшьтә)

* Берәүдән: "Син ничә яшьтә?" − дип сораганнар. Ул: "Әгәр дә минем яшемнең яртысына биш саны кушылса, моннан унөч ел элек миңа ничә яшь булганын табарсыз", − дигән.
Ул хәзер ничә яшьтә була?
(Утыз алты яшьтә)

* Чакта, чакта,
Әти утыз икедә чакта,
Миңа сигез яшь иде ул чакта.
Хәзер әти миннән ике тапкырга олырак,
Миңа ничә яшь? Аңа ничә яшь?
(Егерме дүрт һәм кырык сигез яшь)

* Бер мужик үз алпавытының җирендә ау аулап йөргән чагында хуҗасының кулына төшкән. Хуҗасы бу эш өчен аны асарга хөкем иткән. Мужик ялынырга тотынган.
Алпавыт: "Әнә тегендә су белән туп-тулы бер тәпән тора. Һичбер чит аләтсез (корал) шул суның төгәл яртысын түксәң, коткарырмын", − дигән.
Мужик, бераз исәпләп торгач, тәпән янына килеп, хуҗасының күз алдында суның төгәл яртысын түккән дә котылган.
Ничек итеп тәпәннең төгәл ярты суын түгәргә мөмкин?
(Тәпәнне әкрен генә аудара, төбе күренә башлагач туктый)





Дата публикования: 2015-10-09; Прочитано: 1666 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.01 с)...