Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Урман – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул климатны яхшырта, җир эрозиясен киметә, хайван-кошларга яшәү урыны булып тора



Урманны җирнең үпкәләре дип йөртәләр. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш. Нефть химиясе, машина төзелеше, нефть сәнәгате, объектлары белән шыплап тулган һәм халкы тыгыз урнашкан районнарда урманнар ике мәртәбә артыграк булырга тиеш.

Урманнарны саклауның әһәмиятен Татарстан хөкүмәте яхшы аңлый. Соңгы елларда республикабызда Урман кодексы кабул ителде һәм махсус саклана торган территорияләр турындагы закон чыкты. 1991 нче елда Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы хөкүмәтләренең карарлары нигезендә “Түбән Кама” Милли паркы оешты. Нәтиҗәдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәһәрләре арасындагы 27 мең гектар мәйдандагы урманнар, сулыклар дәүләт саклавына алынды. Милли паркның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге вакытларын, көчләрен кызганмыйча, әйләнә-тирә мөхитне саклыйлар.

***

Переведите выделенные предложения.

5. Прочитайте тексты о экологических бедствиях. Перескажите на татарском языке.

а) Атом фаҗигаләре.

Хиросима – Кыштым – Чернобыль. Болар – гасырның соңгы яртысында бөтен дөньяны тетрәткән, миллионлаган кешенең гомерен өзгән, үз артыннан үле шәһәрләр, үле җирләр калдырып киткән атом фаҗигаләре. 1986 нчы елда булган Чернобыль АЭСындагы авариядән соң күп илләр атом электростанцияләрен төзүне туктаттылар. Бу фаҗигадә 21 мең кв. км җир радиактив элементлар белән пычранды. Җимергеч радиактив матдәнең тәэсире кеше организмында 300 ел буе барырга мөмкин. Бу – нурланыш җиде буын нәселеңә җитә дигән сүз. Бүгенге көндә авылда туган һәр дүрт баланың берсе – мутант.

Бүгенге көндә дә кешеләр яшәгән җирдә атом станцияләре, атом һәм химия коралы саклау урыннары, биологик, атом, химия кораллары җитештерүче заводлар бик күп. Идел-Урал арасында Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә, Удмуртия урманнарында, Саратов өлкәсендә, Башкортстанда, Татарстанда... Җирләребез корал саклау өчен түгел, ә сәламәт балалар өчен кирәк бит.

б) Табигатьнең глобаль җылынуы.

Соңгы елларда планетабызны “бизгәк тота” башлады: климат үзгәрүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр бер-бер артлы чыгып кына тора. Көчле су басулардан айнып та җитмәгән Европаны дәһшәтле җил-давыллар бөтереп алды. Галимнәр әйтүенчә, табигать аномалияләренең артуы глобаль җылыну белән бәйле. Метериологик күзәтүләр алып барылган 142 елның иң җылы дистә елы соңгы 15 елга туры килә. Соңгы 40 ел эчендә планетадагы кар катламы 10% ка кимеде. Элегрәк Кавказда гына яшәгән “энә карагы” хәзер Новосибирск өлкәсенә кадәр очып килә һәм кышка шунда кала. Төньяк Боз океанындагы боз катламы соңгы йөзьеллыкта 50% ка кимеде. Глобаль җылыну, инде Европа үрнәгендә күренгәнчә, табигать афәтләрен (көчле җил-давыл, тайфун, корылык, су басулар һ.б.) арттырачак. Климат аномалияләре кешеләрнең сәламәтлекләренә бик начар тәэсир итәчәк. Һава температурасының кинәт үзгәрүе аркасында кан басымы югары булган, йөрәк авырулы кешеләрнең үлем очраклары артачак.

Климатның җылынуы кеше эшчәнлегенә бәйле. Димәк, моны чикләргә, энергияне сак тоту технологияләрен үстерергә кирәк.

***

Допишите предложения:

а)1986 нчы елда булган Чернобыль АЭСындагы авариядән соң күп илләр...

б) Радиактив матдәнең тәэсире...

в) Климат үзгәрүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр...

г) Глобаль җылыну...

д) Климат аномалияләре кеше сәламәтлегенә...

е) Экологик фаҗигаләр булмасын өчен...

6. Прочитайте. Определите основную идею.

Елганың нияте.

Бервакыт кешеләр бергә җыелганнар да Бәхет шәһәре төзергә хәл иткәннәр. Бу шәһәр җир йөзендә иң матур һәм анда яшәүчеләр иң бәхетле кешеләр булырга тиеш булган. Мондый шәһәр өчен бик яхшы урын табарга кирәк икән, һәм кешеләр аны эзләп чыгып киткәннәр. Озак эзләгәннәр һәм, ниһаять, якты һәм матур урын тапканнар. Шунда шәһәрне төзи дә башлаганнар, ләкин Җир-анадан рөхсәт сорарга онытканнар. Ә бу урында Җирнең төзәлеп бетмәгән кечкенә генә ярасы булган. Бәхет шәһәренең урыны нәкъ шушы яра өстенә туры килгән. Әмма Җир-ана кешеләрне гафу иткән, ярасы авыртса да түзгән. Бәхетле шәһәрнең бәхетле кешеләре үзенең ярасына дәва булыр дип уйлаган.

Тиздән биредә искиткеч гүзәл шәһәр үсеп чыккан. Аның матурлыгына сокланып кешеләр үз хезмәтләре белән горурланганнар. Алар тирә-якка күз салганнар: гүзәл шәһәр янында калын урманнар, киң болыннан җәелеп ята икән. Кешеләр зур шәһәр янына зур заводлар төзергә кирәк дип уйлаганнар. Ләкин тагын Җир-анадан, урманнан һәм болыннан рөхсәт сорамаганнар, бөтен җирне казып, урманны кисеп заводлар салып куйганнар. Бу заводлар бөтен дөньяны селкетеп, кара төтен чыгарып көне-төне эшли дә башлаганнар. Аларга карап кешеләр үз көчләре белән тагын да ныграк горурланганнар, хәтта бераз масайганнар да ди.

Шәһәр янында чиста сулы кечкенә генә чишмә челтерәп аккан. Кешеләр аңа карап торганнар да бу гүзәл чишмәне зур елгага әйләндерергә уйлаганар. Җир-анадан һәм чишмәдән рөхсәт сорамаганнар. Тиздән салкын сулы чишмә зур һәм пычрак елгага әйләнгән. Бу зур суга карап кешеләр тагын да масайганнар. Алар кинәт Бәхет шәһәренә дә икенче төрле күз белән карый башлаганнар: бу шәһәрдә кемнеңдер йорты зуррак, ә кемнеңдер бакчасы матуррак икән бит. Кешеләр арасында көнчелек күренә башлаган, ул көннән-көн үскән һәм зурайган. Ата-аналар үз балаларына игътибар итми башлаганнар, ә балалар үз чиратларында әти-әниләренә начар караганнар. Яхшылык һәм матурлык югала барган, ә начарлык һәм явызлык күбәйгәннән-күбәйгән. Бәхет шәһәренә кунакка килүчеләр дә бу чир белән авырый башлаганнар һәм аны үз шәһәрләренә алып кайтып таратканнар. Кешеләрдә шулкадәр күп явызлык җыелган, алар хәтта бер-берсен үтерә дә башлаганнар. Бу хәлләрдән Җир-ананың ярасы зурайган һәм киңәйгән. Ә елга моны күреп сөенгән:

- Бу яра буенча мин Бәхет шәһәре аша үземә яңа юл салам һәм шул юл буенча көчле пычрак суларым белән бөтен шәһәрне юк итәм. – дигән.

Артык горурлыктан һәм масаюдан яхшылык һәм бәхет турында оныткан кешеләр елганың бу нияте турында бернәрсә дә белмәгәннәр.

(Г.К.Егорова)

***

Из данных простых нераспространенных предложений составьте сложные распространенные предложения:

1) Кеше төзи башлаган. Җир ана ачуланган. 2) Шәһәр төзелгән. Яра зурайган. Яра авырткан. 3) Җир гафу иткән. Ата-аналар игътибар итмәгән. 4) Балалар начар караганнар.

7. Переведите текст.

Әллә ничә көн рәттән Миссури елгасы үзәнлегендә яңгыр коеп ява. Бихисап гөрләвекләр елгага ябырыла, су күтәрелгәннән-күтәрелә бара. Тулып аккан Миссури, иске буаларны җимереп, авылларга ябырыла. Көчле ташкын үз юлындагы йортлар, бакчалар, тимер юлларны агыза. Ул көннәрдә ярты миллионнан артык халык йортсыз-җирсез кала. Бу хәл 1951 елда Америка Кушма Штатларында була.

1908 елда Мәскәүне бик зур су баса, ул вакытта Мәскәү елгасының суы 10 м га күтәрелә, һәм шәһәрнең биштән бер өлеше су астында кала. Кешеләр өй түбәләренә менәләр, урамнарда өстәлләр, урындыклар, арбалар йөзеп йөри.

8. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Вы и ваш вице-президент на деловых переговорах с иностранными бизнесменами. Расскажите им чем занимается ваша фирма, что было сделано в прошлом году. Поделитесь опытом и планами на ближайшее будущее.

б) На выставке товаров собственного производства встретили представителя своего клиента. Поинтересуйтесь с их мнением, хотят ли они с вами сотрудничать. Пригласите их в свой завод.

в) Вам позвонил ваш покупатель. Назначьте ему время и место для встречи, объясните цель вашей встречи.

г) Вы с коллегой обедаете в ресторане. Познакомьтесь с меню. Узнайте какое блюдо он хочет заказать, что он предпочитает из татарской кулинарии и какая кухня ему нравится.

д) Вы по телевизору смотрите репортаж о наводнении в Европейских странах. Скажите, что вы думаете по этому поводу. Побеседуйте с товарищем о природных бедствиях.

9. Составьте рассказ об опасности грозы; о землетрясениях в нефтяных районах Татарстана.

СҮЗЛЕКЧӘ


агуланырга – отравиться

ашлама – удобрение

бизгәк – лихорадка

бихисап – бесчисленно

гадәттән тыш – чрезвычайное

дистә ел – десятилетие

киек – дичь

киңәшмә - совещание

корылык – засуха

көнчелек – зависть

күмер – уголь

масаю – зазнаться

матдә - вещество

нурланыш – облучение

сазлык – болото

сулык – водоем

сусаклагыч – водохранилище

сәнәгать – промышленность

таләп – требование

тыгыз – тесно

ышандыргыч – убедительно

энә карагы – стрекоза

янгын - пожар

яра – рана

үтенеч – просьба

җыйнак – аккуратный, небольшой


РУССКО-ТАТАРСКИЙ СЛОВАРЬ


Авиастроительный район – Авиатөзелеш районы

авторитет – абруй

аккуратность - пөхтәлек

Альметьевск - Әлмәт

ангел - фәрештә

бабочка – күбәләк

бедствие – афәт

безопасность – куркынычсызлык

безумие – акылсызлык

берег – яр

беседа - әңгәмә

беспечный – гамьсез

беспокоить - борчырга

беспокоиться - хафага төшү

бесчисленно – бихисап

библиотека - китапханә

благодарный – рәхмәтле

благославить – фатиха бирү

близкий – якын

блины – белен

болезнь – чир, авыру

болото – сазлык

больница - хастаханә

больной – авыру

Бугульма - Бөгелмә

бумага – кәгазь

буря – давыл

бык – үгез

Вахитовский район – Вахитов районы

век – гасыр

великий – даһи

Великобритания – Бөек Британия

величественный – мәһабәт

вера - ышаныч

вечер - кич

вещество - матдә

вещь – әйбер

взгляд - караш

вздыхать – көрсенү

вид – төр

видеть - күрергә

вино – шәраб

влияние – тәэсир

внимание - игътибар

внимательный - игътибарлы

водоем – сулык

водохранилище – сусаклагыч

возвышенность – калкулык

возможно – ихтимал

возможность - мөмкинлек

волна – дулкын

воля - ихтыяр

волшебный – тылсымлы

вообще – гомумән

ворота – капка

воспоминание – истәлек

восток – көнчыгыш, шәрык

восход солнца – кояш чыгу

врач - табиб

время – вакыт

всегда - һәрвакыт

Высокая Гора – Биектау

выставка - күргәзмә

выпускной – чыгарылыш

вязать - бәйләргә

глубокий – тирән

гибель – һәлакәт

глина – балчык

говядина - сыер ите

год - ел

голова - баш

гора – тау

горе – кайгы

горло – тамак

город - шәһәр

государство - дәүләт

гриб - гөмбә

грива – ял

группа – төркем

давление – басым

день - көн

деньги – акча

деревня - авыл

десятилетие – дистә ел

детство – балачак

дичь – киек

дождливый – яңгырлы

долг – бурыч

дом – йорт, өй

донос - әләк

дорого – кыйммәт

драгоценность – асылташ

дрова–утын


дружный - тату


Европа – Аурупа


единый – бердәм

ель – чыршы

естественно – табигый

жаворонок – тургай

жарко – эссе

жеребенок – колын

жеребец – айгыр

животновод – терлекче

зависть – көнчелек

задерживать – тоткарлау

зазнаться – масаю

закаляться – чыныгу

занятие – шөгыль

запад – көнбатыш

заповедник – тыюлык

запрет – тыю

заржать - кешнәп җибәрергә

засуха – корылык

заход солнца – кояш бату

звенит – чыңлый

Зеленодольск - Яшел Үзән

зеленый - яшел (превосходная степень - ямь-яшел)

зерно – бөртек

знак – билге

знаменитый – мәшһүр

значение – әһәмият

знобить - калтырата

золото – алтын

зритель – тамашачы

и - вә

известно – мәгълүм

изменение – үзгәреш

изящный – нәзакәтле

или - әллә

инвалид – гарип

инициатор – әйдәп баручы

интерес – мәнфәгать

искренний – ихлас

искусствовед – сәнгатькәр

использовать - файдаланырга

испорченност ь – бозыклык

испытание – сынау

истина – хакыйкать

кажется – ахрысы

Каир - Каһирә

камень - таш

карандаш - каләм

карта – харита

квартира - фатир

Кировский район – Киров районы

кладбище – зират

книга - китап

коварство – мәкер

ковер - келәм

кожа – күн

колбаса – казылык

количество – микъдар

колокольчик - кыңгырау

колледж - көллият

конечно - әлбәттә

конфликт – низаг

копыто – тояк

коса – чалгы

кочевой - күчмә

красивый - чибәр

крест – тәре

кровь – кан

крыша - түбә

кто-то – кемдер

кузнец – тимерче

курица - тавык

лапти - чабата

ласточка – карлыгач

легенда – риваять

лепесток – таҗ

лекарство – дару

лесничий – урман каравылчысы

лестница - баскыч

лён – җитен

ливень –ишеп яңгыр яву

лихорадка – бизгәк

лицом к лицу – йөзгә-йөз

личность – шәхес

ломит – сызлый

луг – болын

лук - суган

луна – ай

литература – әдәбият

материальный – матди

мебель - җиһаз

международный - халыкара

мелкий – 1) вак, 2)сай

мемориаль – мигъмари

местное население – җирле халык

местный – җирле

месть – үч

месяц - ай

мечта – хыял

милосердие – шәфкать

милостыня - садака

минарет – манара

мир – җиһан, дөнья

может – бәлки

молитва - дога

молоко – сөт

морковь – кишер

морщина – җыерчык

Московский район – Мәскәү районы

мочалка – мунчала

мутный – болганчык

мучаться – иза чигү

мычит – мөгри

Набережные Челны – Яр Чаллы

наблюдательный - күзәтүчән

наверное – мөгаен шаг – адым

награждать - бүләкләргә

наклониться - сыгылырга

наконец – ниһаять

налог – салым

напряженность – киеренкелек

наследство – мирас

наставление – үгет-нәсихәт

наставник – остаз

наука – фән

не берите - алмагыз

неожиданно - көтмәгәндә

непрерывно – өз лексез

Нижнекамск - Түбән Кама

Ново- Савиновский район – Яңа Савин районы

новость - яңалык

нож – пычак

ночь - төн

нужно купить- алырга кирәк

нужный -кирәкле

обезумевшый – шашкан

обеспечить – тәэмин итү

обжигать – яндырырга

обижать – кимсетергә

облучение – нурланыш

обмен – алмашу, алыш-биреш

образование – мәгариф

образоваться – хасил булырга

обращение – әйләнеш

общественный - иҗтимагый

общий – уртак


объединенный – берләшкән

объявть –игълан итәргә

овощ - яшелчә

овощевод - яшелчәче

овца – сарык

оглобля - тәртә

ограда – чардуган

огурец – кыяр

одинаковый - бертөрле

одновременно –бер үк вакытта

одноклассник - сыйныфташ

одобрить - хуплау

озеро – күл

окрестность – тирәлек

окружающая среда – мохит

опоздавший – кичеккән

опоздать - соңга калырга

опыт - тәҗрибә

организация - оешма остановка - тукталыш

орган – әгъза

Организация объединенных наций – Берләшкән Милләтләр оешмасы

орех – чикләвек

особенность – үзенчәлек

освидетельствование – таныклык


ответственность - җаваплылык

отдел кадров – кадрлар бүлеге

открыться - ачылырга

отношение - мөнәсәбәт

отравиться – агуланырга

ослепнуть - сукыраерга

особенно – аеруча

официальный – рәсми

очень жаль - бик кызганыч

палач – җәллад-палач

памятник –һәйкәл

память – хәтер

парус – җилкән

пасмурный – болытлы

пасынок – үги ул

переживание – кичереш

персидский – фарсы

петь - җырларга

печатный – басма

пещера - мәгарә

писатель - язучы

пленник – тоткын

плетка – камчы

плод – җимеш

плот – сал

плотник – балта остасы

площадь Свободы – Ирек мәйданы

по-английски - инглизчә

победа – җиңү

поговорка – әйтем

погода –һава торышы

подвергаться – дучар ителү

поддержать – ярдәм кулы сузу

пожар – янгын

позор – хурлык

поколение – буын

полотенце – сөлге

пользоваться - куллану

помещик – алпавыт

помощь - ярдәм

помогать - булышырга

поправляться – савыгу

попрошайничать – хәер эстәү

порог - бусага

портной – тегүче

по-русски – русча

поручение - йөкләмә

последний – соңгы, ахыргы

постоянно – даимән

посуда - савыт-саба

пот – тир

по-татарски – татарча

по-твоеу - мсинеңчә

потребность – ихтыяҗ

почтенный – мөхтәрәм

поэт - шагыйрь

пояс – пута

правительство – хөкүмәт

право – хокук

правовед - хокукчы


превращать - әйләндерергә, әверелдерергә

предложить – тәкъдим итү

предпринематель – эшмәкәр

представление – тамаша

преимущество – өстенлек

преследовать – эзәрлекләү

преступление – җинаять

привлечь – җәлеп итү


Приволжский район – Идел Буе районы

привычка – гадәт

придумать - уйлап табу

признак - билге

призыв – чакырылыш

приказ - боерык, әмер, фәрман

пример – мисал

принимать - кабул итәргә

приравнять - тиңләү

причина – сәбәп

провожать – озату

продвигать – алга этәрү

проем – уем

проклятие - каһәр

промышленность – сәнәгать

просвещение - мәгърифәт

просторный – иркен

просьба – үтенеч

профессия – һөнәр

прямоугольный – турыпочмаклы

пустой – буш

пустыня – чүл

пыльный - тузанлы

раб – кол

работа - эш

рабыня – кәнизәк

развитие – үсеш


разговаривать - сөйләшергә

разориться – бөлү

разум – зиһен

разъяренно – ярсып

рай - җәннәт

раковина – кабырчык

рана – яра

рано - иртә

распространен – киң таралган

расстояние – ара

растительное масло – үсемлек мае

растрепать – тузгытырга

ребенок - бала

регистрировать – теркәү

редактор - мөхәррир

результат - нәтиҗә

ремесленник – һөнәрче

репка – шалкан

речь –сөйләм

решаться – тәвәккәлләү

решающий – хәлиткеч

решение – карар решетка - рәшәткә

решительный - тәвәккәл

рисовать - рәсем ясарга

родом – чыгышы белән

роскошный – зиннәтле

рукопись – кулъязма

рябина – миләш

самостоятельный – мөстәкыйль

сверкать - җемелдәргә

свет – яктылык

сверток – төенчек

свинина – дуңгыз ите

сводник – димче

свойственный – хас

святой – изге

сейчас - хәзер

секретарь – сәркатип

село – авыл

семена – орлык

сено – печән

сердце – өйрәк

серебро - көмеш

сила – көч, гайрәт

скорая помощь – ашыгыч ярдәм

скорость – тизлек

скромность – тыйнаклык

следить - күзәтергә

сливочное масло - ак май

слобода - бистә

слуга – хезмәтче

случай – очрак

смелый - кыю

смерть - үлем

сметана – каймак

собрание – җыелыш

событие – вакыйга

совершенствоваться - камилләшергә

совесть – вөҗдан

совет – киңәш

Советский район – Совет районы

совещание - киңәшмә

соглашение - килешү

сожаление -үкенү

сокровище - хәзинә

солнечный – кояшлы

сосна – нарат

сотрудничество - хезмәттәшлек

спасать – коткарырга

специалист – белгеч

специально - махсус

способность – сәләт стол - өстәл

стабильность - тотрыклылык

ствол - кәүсә

стекло – пыяла

стена – дивар

стесняться – оялу, базмау

столица – башкала, пайтәхет

стопа – табан

стоя – басып, аягөсте

страдание – газап, михнәт

стрекоза – энә карагы

строитель - төзүче

строительство - төзелеш

суд - мөхкамә снова – кабат

сутки – тәүлек

сущность – асылы

сходить – барып килергә

счет – хисап

США – АКШ

съездить- барып килергә

сыйныф - класс

телохранитель - тән сакчысы

терпеливый - сабыр

терпение - түземлек

тесно – тыгыз

тетрадь – дәфтәр

теплый –җылы

тишина – тынлык

тонкий – нечкә, нәзек

топор - балта

торговец – сәүдәгәр

трава – чирәм

трагический - фаҗигале

требование – таләп

требовать – таләп итү, даулау

тревога – шом

трон - тәхет

трудность – кыенлык

трудовая книжка – хезмәт кенәгәсе

тырыш - прилежный

тысячелетие – меңъеллык

тяжесть – авырлык

тяжёлый - авыр

убедительно - ышандыргыч

уважает - хөрмәт итә

уважение - хөрмәт

углубленно - тирәнтен

уголь – күмер

угощать - сыйларга

угрожать - янарга

удачный – уңышлы

удивительный – искиткеч

удобрение – ашлама

укреплять – ныгыту

улица - урам

уловка - хәйлә

умный - акыллы

унизить – мәсхәрә итү

уничтожить – юкка чыгарырга

управлять - идарә итү

упростить - җиңеләйтергә

урок – дәрес

усиливать - көчәйтергә

усилие – көч кую

устройство – җайланма

утро - иртә

ухо - колак

учебное заведение – уку йорты

ученик - укучы

финик - хөрмә

фрукты - җиләк-җимеш

характер – холык

хвалить - мактарга

хвост – койрык

хвоя - ылыс

хлопоты – мәшәкать

хозяин - хуҗа

холодильник - суыткыч

холодно – салкын

цапля – челән

цель – максат

цена – бәя

часто – еш через - аша

часть - өлеш, бүлек

человечный – кешелекле

черемуха – шомырт

черный - кара (превосходная степень - кап-кара)

четки – тәсбих

читать – укырга

чрезвычайный – гадәттән тыш

чувствовать - хис итәргә

шептаться – пышылдашу

шерсть – йон

шишка (сосны, ели) - күркә

школа - мәктәп

экзамен – имтихан

Экономика - икътисад

экономист - икътисадчы

этаж - кат

этика - әхлак

юг – көньяк

яблоня – алмагач

язык - тел

яма – чокыр

ясный – аяз





Дата публикования: 2014-11-03; Прочитано: 2175 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.098 с)...