Главная Случайная страница Контакты | Мы поможем в написании вашей работы! | ||
|
I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү. 4
II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары.. 8
III бүлек. Үсемлекләр, куаклар, агачлар. 15
IV бүлек. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары.. 17
V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш.. 22
VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош.. 24
VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары.. 27
VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары.. 45
IX бүлек. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар. 49
X бүлек. Арифметик табышмаклар. 58
XI бүлек. Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак. 63
I бүлек.
Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
* Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)
* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)
* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль)
* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)
* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл)
* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)
* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)
* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)
* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)
* Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)
* Анда бар да бар.
(Китап)
* Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап)
* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап)
* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)
* Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап)
* Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап)
* Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап)
* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку)
* Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? −
Тикшереп кара.
(Кәгазь, юзу, уку)
* Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу)
* Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
(Язу)
* Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
(Язу)
* Бишәү чәчә, берәү жыя.
(Язу, уку)
* Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
(Язу, уку)
* Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
(Язу, уку)
* Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку)
* Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.
(Кәгазь, язу, уку)
* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
(Каләм)
* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм)
* Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
(Каләм)
* Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.
(Каләм)
* Үзе йөзә − чылбыр тезә.
(Каләм)
* Авызы бер, теле ике, җаны юк.
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.
(Каләм)
* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Кара һәм кара савыты)
* Кара кыр буйлап ак куян чаба.
(Кара такта, акбур)
* Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)
* Әйтермен − миннән китәр,
Тыңламасаң − синнән китәр.
(Сүз)
* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
(Ялган сүз)
* Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта)
* Шәһәрләр − йортсыз,
Диңгезләр − сусыз.
(География картасы)
* Ямавы бар, җөе юк,
Каласы бар, өе юк.
(Карта)
* Бабай бүреге йөз ямау.
(Глобус)
* Аягы юк − китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.
(Хат)
* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.
(Хат)
* Дүрт почмаклы келәтем, −
Аккошым бар эчендә;
Кеше алыр дип кайгым юк, −
Тамгасы бар түшендә.
(Хат)
* Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
(Календарь)
* Күңелсезгә − юаныч,
Күңеллегә − куаныч.
(Җыр)
Дата публикования: 2015-10-09; Прочитано: 817 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!