![]() |
Главная Случайная страница Контакты | Мы поможем в написании вашей работы! | |
|
Никах, туй, өй туе, бәби туе.
- Какие праздники у татар относятся к семейным? What are Tatar family holidays?
- Никах, свадьба, новоселье, день рождения ребёнка. Nikah, wedding, house-warming, baby fest.
Рис. свадьба
+29. Тыңлагыз, укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы..................Read, answer the questions.
Бүген безнең гаиләбездә зур бәйрәм. Апам Алия Азатка кияүгә чыга. Туй мәҗлесе кичке сәгать алтыда “Татар ашлары” ресторанында була. Туйга бик күп кунаклар чакырылган: туганнарыбыз, күршеләребез, апамның һәм Азатның дуслары.
Туй башлангач, кунаклар яшь гаиләне никах белән котлыйлар. Аларга матур теләкләр телиләр, бүләкләр тапшыралар. Кияү белән кәләш аларга рәхмәт әйтәләр. Туйда шаһитләр төрле кызыклы уеннар оештыралар, барысы да анда катнаша, җырлап-биеп күңел ача.
? Сезнең апагыз бармы? Ул кияүдәме? Аның ире кем? Аларның туе кайчан булды?
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!
никах – никах- nikah
туй- свадьба- - wedding
кияүгә чыгу – выходить замуж-to marry (a man)
өйләнү – жениться- to mary (a woman)
кияү – жених- fiancй
кәләш –невеста- fiancйe
шаһит – свидетель- witness
мәҗлес – торжество-party, reception
гашыйк булырга- влюбиться- to fall in love
30. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Сезнең туйда булганыгыз бармы? Кемнең туенда булдыгыз? Бу туй кайда булды? Туйда кунакларны нәрсәләр белән сыйладылар? Туйда яшьләргә нинди теләкләр әйттеләр? Туйда сезгә нәрсә күбрәк ошады?
31. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.
Абыемның туе............................. булды. Туй мәҗлесе................. кадәр дәвам итте. Туйда кызыклы...................... оештырдылар. Кунаклар туйда.............................
32. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.
Апам......... туенда, абыем........ кәләше, күршебез........ кияве, туганыбыз...... кызы, дустым.......... энесе, танышым........... сеңлесе.
33. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Беләсеңме, мин бер кызга гашыйк булдым бит!
- Кем ул?
- Аның исеме – Миләүшә.
- Кайда таныштыгыз?
- Кинода.
- Ул ничек шулай синең күңелеңне яулый алды?
- Ул шундый акыллы, тыйнак, игътибарлы.
- Котлыйм сине, дустым.
34. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences..
Минем туган көнем............................ Туган көнемә мин.................................. Дусларым мине................................... Алар миңа.............................. Мин аларны төрле ризыклар............................. Барысы да...................... Туган көн бәйрәме..............................
6.
Күрсәтү алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем указательные местоимения?
How to use demonstrative pronouns?
+35. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Дата публикования: 2014-10-25; Прочитано: 481 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!