Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Ак чәчәкләр



(Идиллия)


Ул

Эретеп туңган тәрәзәне

Моштым гына карый урамга,

Ак чәчәкләр ява урамда...

Берәү,

Борын очын кулына кысып,

Сүгенеп узды кышкы салкыннан, -

Җил ияреп китте артыннан...

Алар

Чана тартып җырлый-җырлый,

Тау шуарга икәү уздылар,

Ә бераздан кире сыздылар...

Ак чәчәкләр ява,

Дөнья матур

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...

Яз янгыны җиргә кабынганчы,

кар астында йоклар урамнар,

Төне матур булса, төн үтүгә,

Таңнар алып килер бураннар...

Дөнья матур,

Шуның өчен дә бит,

Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан;

Ә җил моштым гына, эндәшмичә,

Ияреп килә минем артымнан...

Белмим, нигә, әллә гыйшкы

төшкән,

Кайда барсам – шунда бара ул;

Өйгә кергәндә, җиргә ятып,

Чыкканымны саклап кала ул...

Шуның өчен дә мин чыкмый гына

Тәрәзәдән карыйм урамга –

Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...


ХӘСӘН ТУФАН (1900-1981)

Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә элекке Казан губернасы Аксубай волосте Иске Кармәт авылында туган.

Ул лирик шагыйрь. Шигырьләрендә тормышның актуаль мәсьәләләрен чагылдырды. Туфан җир тормышын йөрәгенә бик якын кабул итүче шагыйрь.

Ил күләмендә барган репрессия афәте Туфанны да читләтеп үтми. 1940 елда ул гаепсезгә кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла. Соңрак Себергә сөргенгә җибәрелә. 1956 елда СССРның генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Ул 1981 елның 10 июнендә вафат була.

Аның “Ак каен”, “Ромашкалар”, “Иртәләр җитте исә”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Сиңа”, “Әйткән идең”, “Карамый кала алмадым шул” һәм башка бик күп шигырьләре мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналырга хаклы. Аның күп кенә шигырьләренә атаклы композиторлар көйләр иҗат итте.





Дата публикования: 2014-11-03; Прочитано: 899 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.005 с)...