Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

БИРЕМНӘР. 1. Придумайте 3 примера на сложносочиненные предложения



1. Придумайте 3 примера на сложносочиненные предложения.

2. Переведите текст.

Иван Владимирович Мичурин, җимеш агачларының яңа сортларын булдыру өчен, төрле тәҗрибәләр үткәрә. Билгеле, аларның барысы да уңышлы булып чыкмый. Кайберләре, кызганычка каршы, көтелгән нәтиҗәне бирми. Шулай да Иван Владимирович ярты юлда тукталып калмый. Киресенчә, ул тагын да катлаулырак тәҗрибәләр ясый.

Ниһаять, яңа үсемлекләр җимеш бирә башлый. Бәхеткә каршы, алар әлегәчә күренмәгән яңа сорт булып чыга. Шулай итеп, тырыш хезмәт нәтиҗәсез калмый.

Билгеле, моңа ирешү җиңел булмый. Озак еллар буе эшләргә, кыскасы, күп уйларга, күп көч түгәргә туры килә.

3. Прочитайте и переведите тексты.

а) Кол Шәриф мәчете.

Казанда хәзер яңа биналар бик күп. Ләкин шулар арасында иң күренеклесе - Кол Шәриф мәчете. Шәһәрнең иң матур урынында, иң матур бинасы ул. Моннан 452 ел элек хәзерге Казан Кремле урынында 8 манаралы зур мәчет булган. Бу мәчет бик күркәм булган, диләр. Аны Кол Шәриф мәчете дип йөрткәннәр.

Кем соң ул Кол Шәриф?

Кол Шәриф – Казан ханлыгында яшәгән дин һәм дәүләт эшлеклесе, шагыйрь. Ул Казанны яклаганда сугышта батырларча һәлак була.

б) Сөембикә манарасы.

Сөембикә манарасы – Казандагы милли архитектура һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклы сы. Кала бызга килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Манара эченә кереп тәрәзә уемнарыннан шәһәр һәм аның тирә-ягын күзәткәндә, ирексездән бабаларыбыз гомер кичергән ерак заман нар, Сөембикәнең аянычлы язмышы турында уйланасың.

Сөембикә Нугай князьләренең олы сы Йосыф кызы булган. Тарихта, әдәбиятта ул гүзәл, мөлаем, кешелекле һәм акыллы хатын итеп сурәтләнә.

***

Найдите синонимы выделенных слов

Какие еще здания, достопримечательные места вы знаете, названные в честь знаменитых людей нашего края. Расскажите о одном из них.

Сделайте сообщение об известных людях, живших в вашем городе.

4. Прочитайте и переведите текст. Найдите в каждом предложении подлежащее и сказуемое. Скажите какой частью речи они выражены.

Тел – халыкның өзлексез байый һәм иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буена тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен, уйларын-хыялларын, моңнарын-сагышларын, хәтта иң яшерен күңел кичерешләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз, борын-борыннан ук, халыкның әманәте рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә-йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аларны аңлатып бирә. Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул бер үк вакытта халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз.

5. Прочитайте.

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин – татар китабы тарихын өйрәнүче галим.

- Әбрар ага, язма, басма сүз – кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Бу могҗиза ничек, кайчан барлыкка килгән? – дигән сораудан башлый әңгәмәне язучы Мөдәррис Әгъләмов.

- Беренче китап XI йөздә Кытайда басылып чыга. 1445 нче елдан башлап бөтен Европага тарала. Татар телендә басылган беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә чыга.

- Ә безнең Идел буендагы бабаларыбыз нинди китаплар укыганнар?

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш, - ди галим. – Италиядә Шәрык илләрендә чыккан китаплар киң таралган. Ләкин алар гарәп һәм фарсы телләрендә. Халык арасында шуңа күрә кулдан язылган китаплар күп булган. Әле хәзерге көнгә кадәр галимнәр кулъязма китапларны таба торалар.

(Г.Бәширов).

***

Найдите по 2 примера на причастия, деепричастия.

Объясните, какие аффиксы присоединены к словам дөньясы, телләрендә, беренче.

6. Прочитайте и перескажите тексты. Придумайте вопросительные предложения.

а) Ф.Н.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале.

Беренче фестиваль республика куләмендә 1982 елда уздырылды. Аның программасы Шаляпин иҗатына багышланган иде. 1985 елдан бу фестиваль бетенроссия күләмендә үткәрелә башлады, 1991 елдан соң фестиваль халыкара күләмгә чыкты. Шушы вакыт эчендә фестивальнең репертуары шактый киңәйде, катнaшyчылар саны артты. Төрле елларда Ф.Шаляпин фестивалендә сәнгатебезнең күген балкытып торган А.Эйзен, А.Ведерников, А.Масленников, В.Верестников, В.Пьявко, И.Арxиnова, Ю.Мазурок, Т.Ерастова, Т.Синявская, А.Ломоносов,В Кудряшов кебек Зур театрның мәшhүр җырчылары, Н.Охотников, Ю.Марусин, Б.Минжилкиев, В.Огневенко, О.Кондина, Г.Беззубенков, И.Богачева, Л.Филатова, В.Банеев, В.Черноморцев кебек Мариинский театрының сәләтле җаннары чыгыш ясады. Алар белән бергә чит ил операсы осталары hәм милләтебезнең даhи җырчылары сәхнәгә менде.

б) Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале.

Классик балет фестивале тәүгe тапкыр 1987 елда үткәрелде. Шушы чордан башлап фестивальнең абруе шактый артты. Аның сәхнәсенә төрле елларда В.Васильев, Е.Максимова, Г.Комлева, Н.Долгушин, Н.Грачева, К.Кырб, Л.Кунакова, Н.Павлова, Т.Чернобровкина, Н.Ледовская, И.Лиепа, П.Скирмантас, И.Валекайте, Э.Шпокайте, Т.Кладничкина, В.Григорьев, А.Дорош, Л.Шипулина, Е.Князькова, И.Шапчиц (Завьялова), У.Лопаткина, Ю.Махалина кебек илебезнең көчле сәнгатькәрләре менде. Татар театрының нурлы байрагын күтәреп барган балет осталары гacтpoльгә килгән бөек сәнгать ияләре белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясaды. 1992 елдан алып фестиваль халыкара күләмдә үткәрелә башлады. 1992 елның 21 нче маенда куелган "Щелкунчик" балеты фестивальдә чын мәгънәсендә сенсация булды. Әлеге балет белән легендар Рудольф Нуриев дирижерлык итте. Шушы вакыйгадан соң Р.Нуриев фестивальгә үз исемен бирергә риза булды.

***

Подберите синонимы к выделенным словам.

7. Прочитайте и переведите текст.

Безнең Казанда бик күп бөек шәхесләр яшәгән. В.И.Ленин университетта укыган. Ул анда үзенең революцион эшен башлаган.

Казанда бөтен дөньяга танылган математик Николай Иванович Лобачевский яшәгән. Александр Михайлович Бутлеров, Николай Николаевич Зинин һәм башка галимнәр эшләгән. Татар язучыларыннан Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил Казанда яшәгән һәм иҗат иткән. Казанда күп кенә урамнар аларның исемнәре белән аталган.

8. Переведите предложения на татарский язык. Укажите сложные предложения. Определите их вид.

Одним из величайших умов человечества, основоположником классического немецкого идеализма, возродившим идеи деалектики, был И.Кант. Именно с Канта началась философия новейшего времени. Но не только в философии, но и в науке. Он считал, что для того чтобы решить проблемы бытия, морали и религии нужно знать возможности человеческого познания и установить его границы.

Выдающийся итальянский физик и астроном, один из основателей точного естествознания, Галилео Галилей говорил, что “Книга природы написана на языке математики”. Почти через двести лет родоначальник классической философии И.Кант утверждал, что “Во всякой науке столько истины, сколько в ней математики”. Наконец, еще через почти сто пятьдесят лет, практически уже в наше время, немецкий математик и логик Давид Гильберт констатировал: “Математика – основа всего точного естествознания”.

9. Прочитайте. Кратко перескажите. Расскажите, каких еще знаменитых личностей вы знаете.

Бутлеров Александр Михайлович (1828 – 1886).

Автор теории химического строения вещества. Учился на физико-математическом отделении Казанского университета. С1857 - ординарный профессор химии Казанского университета. Участвовал в заседаниях Парижского химического общества. В 1868 по представлению Д.И.Менделеева - ординарный профессор Петербургского университета, где работал до конца жизни. Академик Петербургской академии наук.





Дата публикования: 2014-11-03; Прочитано: 536 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.009 с)...