Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Богъдай



Бер игенче, сигез яшендәге углы Хөсәенне янына алып, игеннәрнең ни хәлдә икәнен күрер өчен басуга китте. Юлда бер игенлеккә очрадылар, богъдайларның барысы да башларын җиргә карап игәннәр, арада берничәсе генә башларын югары күтәреп, теп-текә торалар иде. Хөсәен бу хәлне искәрде. Әтисенә әйтте:


-Әти! Карачы бу богъдайларны: мискиннәр! Ничек муеннары бөгелгән... Машалла, әнә тегеләре! Ниндәй теп-текә, егет сыман торалар!

Атасы атны туктатты. Арбадан төшеп, богъдайларның ике төрлесеннән дә өзеп алды. Бөртекләрен чыгару өчен башакларын учлары эчендә угалады. Шуннан Хөсәенгә әйтте:

-Кара, угълым! Боларның эчендә никадәр күп богъдайлар бар! Менә шуның өчен дә боларның башлары иелгән... Инде шул, текә торганнарны кара – эчләрендә бер әйбер дә юк! Болары бер тиен дә тормый. Моннан гыйбрәт ал, угълым: текә башлы булу гакылсызлыктан килә.

богъдай (бодай) – пшеница

угыл (ул) – сын

игенлек – нива

теп-текә - очень крутой

машалла – слава богу

башак – колос

гакылсызлык (акылсызлык) – необразованность

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ (1878-1954)

Гаяз Исхакый Чистай төбәгендәге Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туган. Егерменче йөз татар әдәбиятында иң алгы урыннарның берсен тота. Ләкин егерменче еллардан башлап татар укучысы аның әсәрләрен укудан мәхрүм ителде. 1919 елда Г.Исхакый эмиграциягә китә, төрле илләрдә яшәп, бик күп әсәрләр яза, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара. 1954 елда вафат була, аның кабере Истанбулның Әдернәкапы зиратында. Соңгы елларда Г.Исхакыйның әдәби мирасын халыкка кайтару буенча шактый эшләр башкарылды. Аның әсәрләре газета-журналларда басыла, Татарстан катап нәшрияты 1991 елда “Зиндан” исемле җыентыгын чыгарды, әдипнең күптомлылыгының беренче китаплары укучыга барып иреште. Татарстан язучылар берлеге һәм “Туган як” җәмгыяте Г.Исхакый исемендә еллык әдәби бүләк булдырдылар.





Дата публикования: 2014-11-03; Прочитано: 1633 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.007 с)...