Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Килешүләр



Килешү – “договор” дигән сүз. Килешү – предприятиеләр, төрле оешмалар яки аерым кешеләр арасында элемтәләр урнаштыру чарасы. Шулай ук гражданнарның шәхси милекләре белән эш итүнең төп хокукый формасы.

Һәр килешүнең исемендә аның юридик характеры күрсәтелә. Мәсәлән, “Торган йортны ремонтлау турында килешү”, “Торган йортны бүләк итү турында килешү”, “Автотранспортны сату-алу турында килешү”, “Бергәләп эшләү турында килешү” һәм башкалар.

Аннан соң килешүнең вакыты һәм урыны, якларның юридик статусы күрсәтелә. Юридик затларның исемнәре тулысынча бирелә, аларның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме һәм башкара торган эше күрсәтелә.

Килешүдә законда кулланыла торган терминнар гына файдаланыла. Мәсәлән, сату-алу килешүе өчен кабул ителгән терминнар – “сатучы” һәм “сатып алучы”.

Килешүләр тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына, юридик көчкә ия булалар. Мәсәлән, йорт, дача сату-алу яки бүләк итү турындагы килешүләр нотариаль контора тарафыннан расланырга тиеш.

9. Прочитайте текст о театрах города Казани. Напишите о каком-нибудь театре Татарстана, России.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт aкадемия театры»

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татарча спектакль уйнала. Бу дата Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының рәсми туган көне булып санала. 1907 елда труппага беренче хатын-кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм труппаның булачак җитәкчесе, "татар театры атасы" Габдулла Кариев килә. 1908 елда бөек татар шагыйре Г.Тукай труппага "Сәйяр" исемен бирә. Революциягә кaдәp күчмә тормыш алып барган театр труппасы 1920 елда биналы була. Башта театрга Островский урамында урнашкан сәүдәгәрләр җыены бинасы, аннан хәзерге Горький урамындагы түрәләр клубы йорты тапшырыла. Театр эшли башлауның беренче елларында ук милли театр сәнгатенә нигез салына. Сугыш алды елларында театрда дөнья һәм милли классика, татар һәм тәрҗемә драматургия әсәрләре буенча спектакльләр куела. 1929 елда театрга академия дәрәҗәсе һәм 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. Труппаның 1957 елда Mәскәү шәhәрендә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгaтe ункөнлегендә (декада) катнашуы, сугыштан соңгы иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып театрыбызның тарихына кереп калды. Соңгы 30 ел эчендә татар академия театры үсешендә яңа бер этап барлыкка килде.

1996 елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кабан күле яры буенда урнашкан, суда йөзүче җилкәнле корабны хәтерләткән яңа бинага күчте. Аның фойесында күлне күзәтеп булган зур тәрәзәләр, фонтанлы кышкы бакча, тамашачылар ял итү өчен балконнар, портретлар галереясе hәм театрның бөек артистлары сыннары бар.

***

Сделайте морфологический анализ выделенных слов. (указать к какой части речи относится; определить падеж, лицо, число, время).

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры»

Театрның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Ул 1933 елда Колхозчы-ударникларның Беренче Бетенсоюз съезды чакырылышы һәм К.Тинчурин инициативасы белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак барлыкка килә. Колхоз-совхоздан алып, республиканың татар күчмә һәм, ниhаять, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булып оешкан дәвepгә кaдәp театр коллективы авыр һәм сикәлтәле юллар аша үтә.

1988 елда театрга Горький урамында урнашкан бина бирелә. Тормышта килеп туган кыенлыкларга карамастан, К.Тинчурин театры иҗат коллективы бигрәк тә соңгы ун елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән шатландырды.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры»

Идел буенда беренче стационар рус операсы барлыкка килгәнче үк, Казанда гасыр буена түләүле тамашалар күрсәтелеп килүе мәгьлүм. Шулай да даими рус театры шәhәребездә 1791 елда гына ачыла. 1803 елда Казанда алпавыт П.П.Есиповның крепостной артистлар театры халык арасында абруй казана. П.П.Есипов төзеткән таш фундаментлы агач театр бинасы 1815 елга кадәр саклана. Ул хәзерге опера театры бинасы ypынындa була. Театр драма буларак саналса да, биредә опера әсәрләре дә еш уйналган. 1851 елда шәhәребездә яңа театр бинасы төзелә. Бу театр итальян опера труппасы гастрольләре белән ачылып китә. Шулай итеп Казанда беренче тапкыр итальян музыкасы яңгырый.

1917 елга кaдәp Казан операсы провинциядәге иң яхшы операларның берсе булып саналган. 1934 елда Татария Хөкүмәте тарафыннан Казанда опера hәм балет театрын ачу тypындa карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Mәскәү консерваториясе каршында, булачак театрга кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясен булдыру тypындa карар чыга. Студияне 1934 елның 2 февралендә ачалар. Казаннан Mәскәүгә республикабызның иң сәләтле җаннары китә. Дүрт ел буена биредә вокалчылар, дирижерлар, композиторлар белем ала. Студияне тәмамлаганнан соң белгечләр 1938 елда Казанга кайта hәм 1939 елда Н.Җиhановның "Качкын" операсы белән театрны ачьп җибәрә.

1956 елның 28 нче сентябрендә "Алтынчәч" спектакле белән театрның хәзерге бинасы ачылды. Әлеге бинага нигез тaшы 1936 елда ук салынган була. Аны төзүдә архитектор Скворцов hәм Гайнетдинов катнаша. Бүгенге көнне театр бинасы архитетура hәйкәле булып дәүләт тарафыннан саклана. Бина үзенең матурлыгы белән ерактан үк күренеп тора. Тамашачылар залында тау хрусталеннән коеп ясалган, авырлыгы 1 тоннага якын зур, матур люстра урнaштырылган. СССР Югары Советы Президиумы Карары белән театрга герой -шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. 1988 елга кадәр Казан опера hәм балет театры артистлары чит илләргә гастрольгә Мәскәү делегациясе cocтaвындa гына чыга алган. Ләкин 1994 елда труппа мөстәкыйль рәвештә беренче тапкыр чит илгә гастрольгә китә. Шушы вакыттан башлап театрыбыз Голландия, Бельгия, Германия, Дания, Франция, Австрия, Швейцария, Люксембург, Португалия, Ирландия кебек Европа илләрендә булып кайтты. Амстердам шәhәренең 2500 урынга исәпләнгән Саrrе Teaтpындa, Лиссабонның 3000 кешегә исәпләнгән Coliseu Teaтpындa, Страсбургның 2500 кешегә исәпләнгән Teaтpындa чыгыш ясады.

***

Сделайте морфологический анализ выделенных глаголов. (определить: спрягаемый личный или неспрягаемый неличный глагол; лицо, число, время [у спрягаемых]; время (если есть), падеж, лицо, число (если без определяемого слова) [у неспрягаемых]

«В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»

В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Россиядәге иң зур драма театрларының берсе булып тора. Аның рус һәм дөнья классика әсәрләренә, шyлай ук заман драматургиясенә нигезләнгән югары художестволы репертуары, талантлы cәxнә осталарыннан тупланган даими профессиональ труппасы, заманча режиссурасы һәм сценографиясе Казан халкын гына түгел, башка төбәкләрдән дә тамашачыларны hәрдаим җәлеп итә. "Прованс" француз газеты язганча "В.Качалов исемендәге Казан рус драма театрының сыйфат принцибы аның күпьяклылыгыннан гыйбәрәт. Һәм ул, hичшиксез бик яхшы мәктәп. Театрда катнaшyчы актерлар эшчәнлеге чынлап та күпкырлы, алар бер үк вaкытта cәxнә остасы да, биюче дә, җырчы да". "Театр декарацияләре дә җырчы-актерлар кебек тылсымлы", - дип нокта куя Либерасьон газеты. Казан академия рус Зур драма театрына 1791 елда нигез салынган.

Театрның ел саен төрле халыкара һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә катнашуы (Кahиpә, Марсель, Вильнус, Mәскәү, Псков, һәм башка шәһәрләр), 2000 елда Сочи шәһәрендә гастрольдә булып кайтуы, аның исемен бөтен дөньяга танытып кына калмады, дөнья театр процессының аерылгысыз өлеше итте.

«Казан дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан дәүләт яшь тамaшачы театрының беренче спектакле 1932 елның 30 ноябренә куела. Шушы көннән башлап hәp елны театр үзенең туган көнен билгеләп үтә. Җиденче дистәне тутырган Казан дәүләт яшь тамaшачы театры авыр hәм шөhрәтле юллар аша үтте. 1946 елда балалар театрлары беренче Бөтенсоюз смотрында шәhәребезнең яшь тамашачы театры илебездәге иң яхшы театр дип табыла. Шушы вакыттан бирле труппа төрле фестивальләрдә катнaшып дипломнар hәм бүләкләр алып килүен дәвaм итә. 1996 елда театр У.Шекспирның "Буря" әcәpe буенча куйган спектакле белән "Елның иң яхшы спектакле" номинациясендә "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.





Дата публикования: 2014-11-03; Прочитано: 632 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.006 с)...