Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Quot;Әкият" татар дәүләт курчак театры»



Татар дәүләт курчак театрына 1934 елда С.М.Мерзляков инициативасы белән нигез салына. Бу театр чьн мәгънәceндә интернациональ характерда була, биредә рус hәм татар телләрендә спектакльләр куела. 1974 елдан башлап Казан курчак театры УНИМ халыкара курчак театрлары оешмасына коллектив әгъзасы итеп билгеләнде. Театр үзенең спектакльләре белән Германиядә, Төркиядә, Франциядә hәм Болгариядә үткән Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясады. Польшада гастрольдә булып кайтты, Болгариядә, АКШта, Франциядә, Германиядә, Югославиядә үткәрелгән иҗат конференцияләрендә, симпозиумда hәм конгресста катнашты.

«Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез 1932 елда ук салынган. Ләкин рәсми статус театрга төрле сәбәпләр аркасында 1991 елда гына бирелде. Бу чорда театр cәxнәceндә Б.Мукаевның "Оят төне ", Ф.Шиллерның "Mәкep hәм мәхәббәт", Т.Гыйззәтнең "Бaшмагым", Ж.­-Б.Мольерның "Тартюф"спектакльләре куелды. Соңрак театрга шәhәребезнең Киров районында урнашкан элекке җитен комбинаты клубы (Алафузовның "Эшчеләр театры") бинасы бирелә. 2000 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөтендөнья "АССИТЕЖ" балалар театры оешмасына кабул ителә. 2003 елның июнь аенда театр Р.Батулланың "Сак-Сок" спектакле белән Кыргызстанның Бишкек шәhәрендә үткәрелгән "АРТ-ОРДО" фестивалендә катнашты. Фестивальдә "Сак-Сок" иң яхшы спектакль дип табылды, Албасты ролен башкарган артист И.Камалиев иң яхшы ир-ат роле номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

***

1) Найдите антонимы выделенных слов.

2) Найдите по всем текстам примеры на глаголы изъявительного наклонения настоящего, прошедшего определенного и неопределенного времени, причастия, деепричастия.

10. Прочитайте текст. Ответьте на вопросы и выполните задания.

Футбол.

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «фут» – «табан», «бол» – «туп» дигәнне аңлата. Инглизләр “бары тик аяк белән генә” туп уйнауны шулай дип атаганнар.

Футболны турыпочмаклы мәйданда уйныйлар. Аның кыскарак якларының уртасында капма-каршы ике капка куела.

Уенның максаты – көндәшләр капкасына туп кертү. Һәр командада 11 уенчы була. Уен 90 минут дәвам итә һәм 45 әр минутлык ике таймнан тора. Алар арасында 10 минутлык тәнәфес була.

Капкачыдан башка беркемгә дә кул белән уйнарга рөхсәт ителми.

Футбол – күмәк уен, шуңа күрә һәр уенчы үз хәрәкәтен командадагы башка иптәшләренең хәрәкәте белән килештерергә тиеш.

***

Сез футбол уйнарга яратасызмы?

Ни өчен?

Тагын нинди спорт төрләрен беләсез? Берәрсе турында кыскача сөйләгез.

Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?

Сезнең шәһәрдә нинди спорт комплекслары эшли?

Составьте несколько предложений о конном спорте, о легкой атлетике, о тяжелой атлетике, о конькобежном спорте, о фигурном катание.

Что вы можете сказать о «Универсиаде – 2013»?

11. Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) Коллеги сводили клиентов вашей фирмы в оперный театр. Расспросите их о впечатлениях;

б) Вы обсуждаете планы на выходные с вашими гостями из Москвы;

в) Вас первый раз друзья привели посмотреть конные скачки.

12. Составьте рассказ о том, как вы проводите свободное время; как вы провели летние каникулы.

СҮЗЛЕКЧӘ


абруй – авторитет

авырлык – тяжесть

АКШ – США

алпавыт – помещик

“Алтын битлек” – “Золотая маска”

аяз – ясный

болытлы – пасмурный

иркен – просторный

ихлас – искренний, искренне

капка – ворота

карар – решение, постановление

Каһирә - Каир

кимсетергә – обижать

кояшлы – солнечный

кыенлык – трудность

күл – озеро

күчмә тормыш – кочевая жизнь

мәгълүм – известно

мәкер – коварство

мөгаллим – учитель

рәсми – официальный

сабак – урок

сай – мелкий, неглубокий

салкын – холодно

сикәлтәле – ухабистый

сыгылырга - наклониться

сәбәп – причина

сәүдәгәр – торговец

табан – стопа

тамаша – представление

тамашачы – зритель

тирән – глубокий

тузанлы – пыльная

тулы ай – полная луна

турыпочмаклы – прямоугольный

тылсымлы – волшебный

тынлык – тишина

тынлыкка чумган – погрузился в

тишину

тәнәфес – перерыв

түрә - начальник

хөкүмәт – правительство

чакырылыш – призыв

чокыр – яма

шомырт – черемуха

шәфкать – милосердие

шөһрәтле – знаменитый

эссе – жарко

яр – берег

яңгырлы – дождливый

әгъза – орган

әдәбият – литература

җемелдәргә - сверкать

җилкән – парус

җитен – лен

җылы – теплый

җәлеп итәргә - привлекать

һава торышы – погода

һәйкәл – памятник

һәрдаим – всегда




ТЕМА 9





Дата публикования: 2014-11-03; Прочитано: 622 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.009 с)...