Главная Случайная страница Контакты | Мы поможем в написании вашей работы! | ||
|
- Извините, что Вы хотите есть? Excuse me, what woul you like to eat?
- Я хочу есть татарские национальные блюда. I would like to have Tatar national cuisine.
- Сегодня у нас есть суп с лапшой, треугольники, губадия, кыстыбый. We serve noodle soup, triangle, gubadia, kistibiy today.
2. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Иртәнге ашны мин өйдә ашыйм, ә көндезге ашны кафеда ашыйм. Монда төрле ризыклар күп. Бүген мин токмач ашы, ит белән бәрәңге һәм компот алдым. Ризыклар бик тәмле булды һәм миңа бик ошады. Кичке ашны мин өйдә ашадым.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
иртәнге аш – завтрак-breakfast
көндезге (төшке) аш – обед-lunch
кичке аш – ужин-dinner
ризык – еда-food
өчпочмак – треугольник-triangle
гөбәдия – губадия-gubadia
кыстыбый – кыстыбый-kistibiy
бәлеш – белеш-balesh
токмач – лапша-noodle
пылау – плов-pilau
пилмән – пельмени-dumpkins
чәкчәк- чакчак-chakchak
(рисунки)
3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Син көндезге ашны кайда ашыйсың? Көндез нәрсәләр ашарга яратасың? Сиңа татар милли ризыкларыннан нәрсәләр күбрәк ошый? Кафеда еш буласыңмы? Сиңа кайсы кафе ошый?
4. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.
- Кичке ашка нәрсә..................... яратасыз?
- Гадәттә, мин...........
****
- Сиңа нинди милли ризыклар................?
-.......................................
5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Исәнмесез! Безнең кафега рәхим итегез!
- Рәхмәт! Хәерле көн!
- Сез нәрсәләр ашарга телисез? Рәхим итегез, менюны карагыз һәм сайлагыз.
- Миңа ике өчпочмак һәм чәй бирегезче.
6. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.
...............................................? Әбиемә кунакка баргач, мин коймак ашадым.
................................................? Без кунаклар өчен бәлеш пешердек.
................................................? Мин пәрәмәч пешерә белмим.
...............................................? Минемчә, кыстыбый - иң тәмле татар милли ризыгы.
..................................................? Кунакларыбызга татар ашлары бик ошады.
..................................................? Мин чәкчәк белән чәй эчәргә яратам.
..................................................? Татарлар күбрәк чәй эчәргә яраталар.
................................................? Чәйне сөт белән дә, лимон белән дә эчеп була.
+7. “Чәй эчәбез”шигырен тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Пьём чай” и выучите. Listen to the poem “We drink tea” and learn it by heart.
Чәй эчәбез бал белән,
Бала-чагалар белән.
Бала-чага алты җан:
Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,
Зәйнәп белән Галия,
Иң соңгысы — Асия.
Ә.Фәйзи
2.
Теләкне ничек белдерәбез? Как выражаем желание?
How to express a wish?
+8. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Дата публикования: 2014-10-25; Прочитано: 435 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!