Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Сез бәйрәмнәрдә табынга нәрсәләр куясыз?



- Һәр бәйрәмгә өчпочмак пешерәбез, табынга ит, балык,

Яшелчә һәм җиләк-җимеш, баллы ризыклар, эчемлекләр куябыз.

-Что вы ставите на праздничный стол? Which dished do you serve on special occasions?

- На каждый праздник печём треугольники, ставим на стол мясо. Рыбу, овощи фрукты, сладости, напитки.We make ochpochmaks, set the table with meat, fish, vegetables and fruit, sweets, drinks.


Рис. 8 марта

+15. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы................Read, answer the questions.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бу көнне барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйлар. Мин бу бәйрәмне бик яратам. Бу көнне без әнием өчен бәйрәм табыны әзерлибез. Без табынга тәмле-тәмле ризыклар куябыз. Әниемнең иң яраткан ризыгы – гөбәдия. Әтием үзе тоткан балыкларны кыздыра, ә без энем белән яз салаты ясыйбыз, чәй әзерлибез. Чәй янына кош теле, чәкчәк, кара җимеш, өрек, как (пастила), лимон куябыз. Әнием чәйне сөт белән эчәргә ярата. Бал белән дә чәй бик тәмле була. Ашагач-эчкәч, без ял итәбез. Бәйрәм бик күңелле үтә. Әниебез безгә рәхмәт әйтә.

? Ә ниегезне 8 нче март бәйрәме белән ничек котлыйсыз? Бу көнне нәрсәләр пешерәсез? Табынга нәрсәләр куясыз?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Бәлеш, чәкчәк, коймак, кош теле, гөбәдия, кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак, бөккән, өлеш – татар халык ашлары- татарские национальные блюда- national Tatar cuisine.

16. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Бәйрәмнәр күп булса да, иң яраткан................................ Бәйрәм күңелле үтсә,............................ Туган көнемне.................................. Бәйрәмдә табынга................................. Мин лимон белән...................... Кунаклар җиләк-җимеш.....................

17. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Син кичә кемгә...................................?

- Әбиемә....................

- Кунакта.............................. сыйладылар?

-................................................

18. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Без Яңа ел бәйрәмен өйдә (үткәрергә). Гадәттә, без кунакларны өйгә (чакырырга) һәм бәйрәм табыны (әзерләргә). Әнием тәмле ашлар (пешерергә). Без кунакларны чын күңелдән (сыйларга). Бәйрәм үткәч, без апам белән өйне (җыештырырга). Гаиләбездә бәйрәмнәрне күңелле үткәрергә (тырышырга).

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Яңа ел белән! С Новым годом! Happy New Year!

Туган көнегез котлы булсын! С днем рождеения! Happy Birthday!

Чын күңелдән тәбрик итәбез! Поздравляем от всей души! We congratulate you from the bottom of our hearts!

Бүләгегез өчен рәхмәт! Спасибо за подарок! Thank you for the gift.





Дата публикования: 2014-10-25; Прочитано: 386 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.006 с)...