Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Гафу итегез, якында ашамлыклар кибете бармы?



Йе. Әнә теге йортта супермаркет урнашкан.

- Поблизости есть продуктовый магазин? Excuse me, is there a grocery store not far away from here?

- Да. Вон в том доме расположен супермаркет. Yes. There is a supermarket right in that house.


***************


Миңа бер кило кыяр үлчәгез әле.

Яхшы. Хәзер үлчим.

- Мне взвестье, пожалуйста, килограмм огурцов. Weigh me one kilo of cucumbers, please.

- Хорошо. Сейчас взвешу. OK. I will weigh.


Рис. Продуктовый магазин

+2. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы...............Read and answer the questions.

Кичә кичен без әнием белән ашамлыклар кибетенә кердек. Йортыбыздан ерак түгел генә яңа супермаркет урнашкан. Аның беренче катында ашамлыклар саталар. Анда төрле бүлекләр бар: ит бүлеге, балык бүлеге, икмәк һәм ярмалар бүлеге, сөт ризыклары бүлеге, эчемлекләр бүлеге, яшелчә һәм җиләк-җимеш бүлеге һәм башкалар. Анда без кара икмәк, бер литр сөт, бер пакет каймак, чәй сатып алдык. Сатучы безгә ярты килограмм кыяр, кило ярым помидор һәм бер баш кәбестә дә үлчәде. Аннары без балык бүлегенә кердек һәм кызыл балык сатып алдык.

? Сез ашамлыклар кибетенә көн саен йөрисезме? Гадәттә, сез кибеттә нәрсәләр сатып аласыз? Кешеләр кибеттә күбрәк нәрсәләр сатып алалар?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


ярты кило -полкило -half a kilo

кило ярым – полтора кг-a kilo and a half

бер баш кәбестә -кочан капусты-a head of cabbage

бәя – цена - price

үлчәргә -взвешивать-to weigh

түләргә -платить-to pay

сатарга – продавать-to sell

сатып алырга – покупать-to buy

сум – рубль – rouble

тиен – копейка-

copeck


3. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Ашамлыклар кибетендә.................................? Кичә син нәрсәләр...........................? Бүген кем ашамлыклар кибетенә.....................? Гадәттә, әниең базардан...........................? Сезнеңчә, ашамлыклар кайда...............................................?

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Менә монда (биредә). Вот здесь. Here it is.

Әнә анда (тегендә). Вон там.There it is.

3. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Кара икмәк...................?

- Минемчә,..................... сум.

- Ә бер литр сөт....................?

- Хәзер................. сумдыр.

****

- Гафу итегез, бу кибеттә................................?

- Юктыр, чөнки.............................................................

4. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Исәнмесез! Сездә сыр бармы?

- Әйе, бар. Нинди сыр кирәк?

- Миңа “Пармезан” сыры кирәк.

- Рәхим итегез. Күпме үлчәргә?

- 300 грамм.

5. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.





Дата публикования: 2014-10-25; Прочитано: 477 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.006 с)...