![]() |
Главная Случайная страница Контакты | Мы поможем в написании вашей работы! | |
|
- Твоя мама жива-здорова?How does your mother feel?
- Она болеет ведь, лежит в больнице. She is sick, she is in the hospital.
31. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Кичә мин дәрестә булмадым, чөнки авырдым.
Авыргач, без табиб чакырабыз, дарулар эчәбез.
Һәр кеше сәламәтлеген сакларга тиеш.
Минемчә, сәламәт кешеләр генә бәхетле булалар.
Сәламәт булу өчен, җәен дә, кышын да чыныгырга кирәк.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
баш – голова-head
күз – глаз-eye
бит – лицо-face
колак – ухо-ear
кул – рука-hand, arm
борын – нос-nose
авыз – рот-mouth
бармак – палец-finger, toe
аяк – нога-foot, leg
гәүдә -тело-body
эч –ж ивот-belly
ашказаны- желудок-stomach
рис. Части тела
32. Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прочитайте текст и ответьте на вопросы. Read to the text and answer the questions.
Һәр кеше сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Моның өчен, беренчедән, яхшы тукланырга кирәк. Шуңа күрә кешеләр ит ризыклары да, сөт ашамлыклары да, яшелчә дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы. Икенчедән, кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмы өчен бик файдалы. Җәен кешеләр су коеналар, елгада яки күлдә йөзәләр, көймәдә йөриләр, урманга баралар, футбол яки бадминтон уйныйлар. Ә кышын алар тимераякта, чаңгыда, чанада шуалар, хоккей уйныйлар. Димәк, сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш.
? Сәламәт булу өчен, кешеләр нәрсәләр эшләргә тиеш? Сәламәт булу өчен, син нәрсәләр эшлисең?
33. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.
....................................? Кәбестә бик файдалы, чөнки анда витаминнар күп.
..................................? Мин саф һавада йөрергә яратам.
.....................................? Җәен дә, кышын да без урманга барабыз.
......................................? Дустым хастаханәдә ята, чөнки аның аягы авырта.
.....................................? Әбиемнең күзләре начар күрә, шуңа күрә ул күзлек кия.
34. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.
Мин көн саен физик күнегүләр ясыйм, чөнки.......................... Яшелчәләрдә витаминнар күп, шуңа күрә..................................... Спорт белән шөгыльләнү бик файдалы, ләкин........................................... Җәен ул велосипедта йөри, ә кышын................. Минемчә, футбол уйнау.................................. Чыныгу өчен, мин............................. Даруханәгә кереп, без......................... Иртән торгач, мин....................................................
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!
Сөйләм гыйбарәләре. Устойчивые выражения. Set expressions
Нәрсә булды? – Что случилось? – What happened?
Аңа ни булган? – Что с ним? – What’s up with him?
Әйтмә дә инде. – И не говори уж. – You don’t say!
Ничек инде? – Как это?How come?
Шул шул. -В том-то и дело. – That’s the thing.
Кит аннан, булмас. – Да брось ты, не может этого быть. – No way, that can’t be true!
Әллә ни түгел. – Ничего особенного. – Not at all.
Бик рәхәтләнеп. – С удовольствием. – With pleasure.
+35. Мәкальләрне укыгыз һәм истә калдырыгыз. Read and remember the proverbs.
* Сәламәтлек – зур байлык.
* Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
36. Сәламәт булу өчен, сез ниләр эшлисез? Шул турыда языгыз һәм сөйләгез. What do you do to stay health? Write and tell about it?
6.
Эшнең үтәлү дәрәҗәсен ничек белдерәбез? Как выражаем степень протекания действия? How to express the degree of an action’s accomplishment degree?
+37. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
1) Мин кызыклы хикәя укый башладым. Я начал читать интересный рассказ.I began reading an interesting short story.
Дустым татар телен өйрәнергә керешкән. Мой друг начал изучать татарский язык. My friend started learning the Tatar language.
Яңалыкны ишеткәч, алар көлеп җибәрделәр. Услышав новость, они засмеялись. They started laugthing as soon as they heard the news.
2) Без татар телен өйрәнеп йөрибез. Мы продолжаем изучать татарский язык.We have been learning Tatar.
Ул барлык җөмләләрне язып бара. Он записывает все предложения. He keeps writing down all the sentences.
Без Казан Кремленә карап тордык. Мы стояли и смотрели на Казанский Кремль. We have been looking at Kazan Kremlin for a while.
Өч ел инде дустым Америкада яшәп ята. Мой друг три года уже живёт в Америке.My friend has lived in America for three years already.
3) Без яңа сүзләрне язып бетердек. Мы дописали предложения. We have finished writing the sentences.
Без дәрескә вакытында килеп җиттек. Мы вовремя приехали на урок. We came to the lesson in time.
Алар тиз генә ашап алдылар. Они быстро поели. They had a quick snack.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!
Укый башлый, өйрәнеп йөри, язып бара, әйтеп бетерде,; килеп җитә- – аналитик фигыльләр -аналитические глаголы -analytical verbs.
1) - а/-ә; -ый/-и + башла; -ырга/-ергә/-рга + кереш; -ып/-еп/-п + җибәр фигыльләре эшнең башлануын белдерәләр. Эти глаголы выражают начало действия. These verbs mean the beginning of an action.
2) -п /-ып/-еп + ят (йөр-, тор-, бар-, утыр-) фигыльләре эшнең дәвам итүен белдерәләр. Эти глаголы выражают продолжение действия. These verbs mean that an action continues.
3) -п/-ып/-еп + бетер (җит-,-чык, - ал-) фигыльләре эшнең тәмамлануын белдерәләр. Эти глаголы выражают завершение действия. These verbs mean the ending of an action.
38. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Дустым каратэ белән шөгыльләнә башлады.
Быел алар фитнес-клубка йөрергә керешкәннәр.
Әнием белән сеңлем Ялтада ял итеп яталар.
Берничә ел инде апам Кырымда яшәп ята.
Дүшәмбе көнне ул барлык эшләрен эшләп бетергән.
Мин физкультура дәресенә вакытында килеп җиттем.
Әтием “Ак барс” командасы турындагы мәкаләне укып чыккан.
39. Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.
Ял вакытында ул нәрсә укып яткан? Кичә сәгать ничәдә өеңә кайтып җиттең? Алар дуслары белән нәрсә турында сөйләшеп утырганнар? Дустың ниләр эшләп йөри? Бүген физкультура дәресенә кемнәр вакытында килеп җитмәде? Алар Мәскәүгә ничә сәгатьтә барып җиткәннәр? Син “Спорт” журналын укып бетердеңме?
40. Сорауларның башын языгыз.Допишите начало вопросов. Make up the beginning of the questions.
....................................... кайчан шөгыльләнә башлаган?
..................................... Туризм академиясендә укып йөриме?
...................................... нәрсә турында сөйләшеп тордыгыз?
...................................... яза башлыйсың?
........................................ өйрәнергә керешкән?
....................................... кычкырып җибәрде?
41. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.
Алар кайда..........................? Сәламәт булу өчен, ул......................................? Дусларың белән нәрсәләр турында................................? Иртәгә нинди дә булса.........................? Сез кайсы.........................................? Алар кая.....................? Син ничәнче...........................................?
42. Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.
Кая? Ял йорты......, Боз сарае......., спорт клубы........, Байкал күле.......
Кайда? Урал таулары.........., Ямайка утравы..........., Ялта шәһәре..........., Енисей елгасы......., Америка Кушма Штатлары.........
Кайдан? Екатеринбург шәһәре......., Тукай районы........., Самара өлкәсе.........
Рис. Дети катаются с горки
+43. “Шуабыз” шигырен тыңлагыз һәм яттан сөйләгез. Прослушайте стихотворение “Катаемся” и расскажите наизусть. Listen to the poem “We skate and ski” and tell it by heart.
Шуабыз
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз.
Шуабыз да шуабыз.
Нәҗип Мадьяров
СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК. VOCABULARY
авыз – рот- mouth
авыртырга –болеть- to hurt
авыру – 1)болезнь-sick; 2) больной-patient
авырырга – болеть-to be sick
ак – белый-white
алма – яблоко-apple
аш – 1)суп – 2) еда- soup
аяк – нога foot, leg
ашамлык – 1) еда-; 2) продукт - grocery
ашказаны – желудок- tomach
балык – рыба- fish
бармак – палец- finger
баш – голова- head
бәрәңге – картофель - potato
бергә – вместе-together
боз – лёд- ice
ботка – каша -cereal
булышырга – помощь, помогать -to help
буш вакыт – свободное время-free time
ит – мясо - eat
йөзәргә– плавать-to swim
гәүдә – тело- body
җиләк –ягода-berry
җыештырырга – убираться- to clean up
зәңгәр – синий- blue
иртәнге аш – завтрак-breakfast
каймак –сметана-sour cream
кара – чёрный- black
карлыган –смородина-current
кәбестә –капуста -cabbage
кәеф – настроение- mood
кичке аш – ужин- supper, dinner
колак – ухо- ear
коңгырт – коричневый-brown
көндезге аш – обед -lunch
кул – рука- hand, arm
кура җиләге – малина –rasberry
күз – глаз - eye
кыяр – огурец-cucumber
ошарга – кушать -
ризык – пища -food
сары – жёлтый-yellow
соры – серый- grey
суган – лук- onion
тырышырга – стараться- to make efforts
тукланырга –питаться- to eat
күк – голубой-light blue
кызыл – красный-red
төс – цвет-colour
файдалы –1) полезный- useful; 2) полезно- healthy
хастаханә – больница-hospital
чия – вишня- cherry
чөгендер – свекла- beetroot
чыныгырга –закаляться- to harden
шәмәхә - фиолетовый-purple
шома – гладкий-
эч – живот- belly
яңалык– новость- news
ярдәм итәргә – помощь-to help
ятарга– лежать- to lie
яшел – зелёный- green
ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ! ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ!.CHECK YOURSELF!
+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.
Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
.........................................................
Җәен нишләргә яратасың?
..................................................................
Сәламәт булу өчен, кышын нишләргә кирәк?
.......................................
Син спорт белән шөгыльләнәсеңме?
................................................
Син нәрсәләр ашарга яратасың?
............................................
Синеңчә, иң тәмле яшелчә нинди?
.......................................................................................
2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Буш вакытта нишләргә яратасың? Җәен син ничек ял итәсең? Кышын тимераякта яки чаңгыда шуасыңмы? Синеңчә, саф һавада йөрү файдалымы? Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк? Син сәгатьничәдә торасың һәм йокларга ятасың? Синеңчә, нәрсә тәмлерәк: балык ризыкларымы, ит ризыкларымы? Синеңчә, нәрсә баллырак: кура җиләгеме, карлыганмы? Синеңчә, иң баллы ризык нинди?
3. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.
Кая? Спорт залы...... Кайда? Фитнес-клуб.......... Кайчан? Август ае.......... Кайдан? Яшелчә кибете.......... Кемгә? Әбием......... Кемнең? Дустым......... Сәгать ничәдә? Сәгать җиде...... Сәгать ничәгә кадәр? Кичке ун..... кадәр. Кайсы шәһәрдә? Сочи шәһәре......
4. Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.
..................... бәрәңге һәм алма алдык.................... яшелчә базарында бар.................... шәһәр китапханәсенә йөри...................туклану турында сөйләшәчәк................. кунакка килерләр.............................. чиста булырга тиеш........................, урман һавасы бик файдалы..................................., шуңа күрә ул салкын су белән юына.
5. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.
Чыныгу өчен, ул.......................... Иртән тору белән,...................... Дустым –сәламәт кеше, чөнки........................... Алар спорт белән шөгыльләнмиләр, шуңа күрә.................... Ул спорт мәктәбенә йөри һәм анда................... Дустымның абыйсы – танылган спортчы, ул -......................... Казан шәһәрендә спорт сарайлары күп, чөнки..................................
6. Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Write the correct answer.
Ул тимераяк...... шуа.
1) –ка 2) – та 3) – тә
Дустым баскетбол белән шөгыльлән.........
1) – а 2) – ә 3) – и
Җәен без елга…...... су коенабыз.
1) - га 2) – та 3) – да
Минемчә, кавын карбыз.......... тәмлерәк.
1) –тан 2) – дан 3) – дән
7. Дөрес языгыз. Напишите правильно. Write it correctly.
Дата публикования: 2014-10-25; Прочитано: 419 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!