![]() |
Главная Случайная страница Контакты | Мы поможем в написании вашей работы! | |
|
TATAR – THE LANGUAGE OF MY SOUL
татар теленнән уку-укыту комплексы
учебный комплекс по татарскому языку
academic manual for learning Tatar
КАЗАН - 2010
КАЗАНЬ -2010
Kazan-2010
Татар теле - күңелем теле. Татар теленнән уку-укыту комплексы / К.С. Фәтхуллова. Ә.Ш.Юсупова, Э.Н.Денмөхәммәтова. Тәрҗемәче-редактор Д.Р. Шәрифуллина. - Казан, 2010.
Уку-укыту комплексы дәреслек һәм аудиокушымтадан гыйбарәт. Дәреслек 18 аралашу темасын (дәресне) үз эченә ала һәм 130-140 сәгатькә исәпләнгән. Дәреслекне татар телен укытучы җитәкчелегендә өйрәнү өчен дә, мөстәкыйль рәвештә үзләштерү өчен дә кулланып була.
Дәреслек татар теле белән кызыксынучыларга һәм өйрәнүчеләргә тәкъдим ителә.
КЕРЕШ
Введение
Introduction
Татар телен өйрәнүчеләр өчен төзелгән уку-укыту комплексы 18 дәрестән тора һәм 130 – 140 сәгатькә исәпләнгән. Дәреслек әзерлек курсы белән башланып китә (6 дәрес). Һәр дәрес берничә аралашу ситуациясен үз эченә ала һәм шуларга бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләрен гамәли үзләштерү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү максатын куя. Дәреслек ярдәмендә сөйләм эшчәнлегенең төрләренә -тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуга өйрәнергә, шулай ук шигырьләр һәм җырлар, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, әкиятләр) белән танышырга мөмкин. Уку-укыту комплексы дәреслектән һәм аудиокушымтадан гыйбарәт.
***
Учебный комплекс, составленный для изучающих татарский язык, состоит из 18 уроков и рассчитан на 130-140 часов. Учебник начинается с вводного курса (6 уроков). Каждый урок состоит из нескольких ситуаций общения и ставит целью практическое усвоение языковых и речевых единиц, развитие коммуникативных умений. С помощью учебника можно научиться основным видам речевой деятельности - аудированию, говорению, чтению и письму, а также ознакомиться с песнями и стихами, с образцами устного народного творчества (пословицы, считалки, скороговорки, сказки). Учебный комплекс включает в себя учебник и аудиоприложение.
***
The academic manual for the Tatar language learners consists of 18 lessons and can be used for a 130-140 academic hours curriculum. The textbook begins from an introductory course (6 lessons). Each lesson contains several communicative situations and helps to learn certain linguistic and speech units, to develop communication skills. The textbook is a tool for developing the main speech skills – listening comprehension, speaking, reading, and writing. It presents songs and poems, samples of folklore (proverbs, counting rhymes, tongue-twisters, fairytales). The academic manual includes the textbook and a CD.
Дата публикования: 2014-10-25; Прочитано: 431 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!