Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Кеше – табигать баласы, шуңа күрә аның тормышы, сәламәтлеге табигать белән тыгыз бәйләнгән



Тереклек һавадан башка яши алмый. Әмма завод-фабрикалар күп, алар һаваны пычраталар. Аларның торбаларыннан көн саен меңнәрчә тонна корым, көл, зарарлы газлар чыга.

Судан башка да яшәү мөмкин түгел. Татарстанда Идел, Кама, Агыйдел, Ык, Нократ, Сөн, Зөя, Мишә елгалары бар. Болар – зур байлык. Табигатьне саклау турындагы законда елга буендагы пристань тирәсендә су коенырга һәм машиналарны юарга ярамый диелгән. Ләкин бу таләпләр үтәлми.

Табигатькә куркыныч яный. Планетабызда кеше кулы белән төзелгән меңнәрчә сусаклагычлар – ясалма диңгезләр барлыкка килде. Безнең республикада Куйбышев сусаклагычын төзегәч, Идел киңәйде һәм кара җир, урман-басулар су астында калды. Күп җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр һәлак булды. Кеше, үзенә кирәк булгач, төрле сазлыкларны, сулыкларны киптерә. Анда яшәгән җәнлек-кошлар “йортсыз” кала. Кипкән торфлы җирләрдә айларга сузылган янгыннар чыга. Җәнлекләр, кошлар бала чыгара алмый. Кешеләр кырларга миллионнарча тонна ашламалар ташый. Җәнлек балалары, үсеп җиткәнче үк, шул ашламалар, химикатлар белән агуланып үлә.

Кешеләр кирәкле энергияне алыр өчен 7 миллиард тонна күмер, нефть, газ, торф, слонец яндыралар. Бу атмосферадагы углекислый газны арттыра. Атом-төш энергиясеннән саксыз файдалану төзәтеп булмый торган фаҗигаләр китереп чыгара.

Хәзерге көндә кешеләр гаебе белән җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең йөзләрчә төре җир йөзеннән юкка чыкты. Галимнәр 350 ел эчендә 60 төр киекнең һәм 100гә якын кош төренең юкка чыгуын әйтәләр. Шуларның өчтән бере (1/3) соңгы 50 ел эчендә булган. Кешеләр аларны ит, мех, тире, каурый өчен кырганнар.

б) Урманнарны саклау.





Дата публикования: 2014-11-03; Прочитано: 1399 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.007 с)...