Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Зур гӨнаҺлар 4 страница



– Син үткән юлы теге эштә дә бернәрсә дә булмас дип ышандырган идең,-диде Мәмәт, узган бер эшне искә алып.-Ләкин ахырда, вәгъдәңне үтәмәдең дә, мин алты ай төрмәдә яттым. Әгәр язу бирсәң – мөмкин, булмаса – икенче кеше тап. (...)

* * *

Төн караңгылана төшкәч, Мәмәт белән Габделгафур, акушерка карчыкның йортына килеп һәм карчыктан хезмәтченең яткан җирен сорап, үлек кебек сәрхуш хезмәтчене, йөзенә ярым сәгать чамасы мендәр-ястык каплап торып, җиңел генә "тәмам" кылдылар.

XX

Маһруйны ире Җиһангир әфәнде үлемнән коткарып калса да, элмәк һәм хисапсыз авыр хәсрәт сәбәбеннән ул тәмам хәлсезләнгән иде. Хезмәтченең үлеме белән тикшерүченең дә тәфтише төгәлләнгәч, Маһруйны полициядән төрмә-хәбесханәгә күчереп, авыруы сәбәпле, хәбесханәнең хәстәханәсендә ятак бер караватка салдылар. (...)

Шушы хәлендә Маһруй хәстәханәдә ике атналап ятты. Аның авыруы көннән-көн көчәеп, көч-куәте тәмам бетте. Ул көчкә генә сулыш ала, үлеп барган кеше кебек, ихтыярсыз күзләре ябыла иде. Кулын күтәрергә һәм хәрәкәтләндерергә көче-тәкате калмыйча, аның кул-аяклары салкыная башлады.

Шул рәвешчә күпмедер вакытлар аңгы-миңге ятканның соңында Маһруй бер көнне каты йокыга китте. Шундый йокыга ки, аның сулыш алуы да, кул тамырының кан тибеше дә ишетелми башлады.

Табиб килде, Маһруйның кан тибешен тикшерде, күзен ачып карады:

– Үлгәнме? – дип сорады аңардан фельдшер.

– Әлбәттә, үлгән. Күрәсең ич, – диде табиб һәм, китәр алдыннан, Маһруйны, мәетләр өчен билгеләнгән бүлмәгә күчерергә боерык бирде.

– "Ни сөйлисез, мин үлмәдем... Мин сәламәт, һәр сүзегезне ишетәм",-дип, Маһруй кычкырырга теләсә дә, сүз әйтү түгел, иренен дә кыймылдата алмады.

"Йокы бу, үлем түгел... Ләкин үзем йокыдан уяна алмыйм. Йокым тәмам булыр, уянырмын",-дип уйлап, Маһруй хәрәкәтсез ятуында дәвам итте.

Ул арада хәбесханә конторы, рәсми кәгазь язып, имам әфәндегә Маһруйның вафатын хәбәр итте һәм мәетнең ислам шәригате таләбенчә дәфен кылынуын39 үтенде.

XXI

Икенче көнне икенде намазы вакытында "тере мәет" һәм имам әфәнде каберстанда әзер булсалар да, 1888 – 1889 нчы елларның кышы гаять салкын һәм карсыз килүе сәбәпле, җир бик туңган булып, кабер тәмамланмыйча, нибары бер аршин тирәнлегендә генә казылган иде.

– Ничек булса да күмәргә кирәк. Әйдә, казыгыз,-дип әмер бирде имам хәзрәтләре.

Кабер казучылар имамга кардәш тиешле кешеләр иде.

– Җук, хәзрәт, җук, берничек тә бүген казып бетерә алмабыз. Карагыз, җир теш кадәр генә булып куба, бик туңган. Бүген күмә алмабыз, хәзрәт, – диделәр алар.

– Ничек булса да дәфен кылырга кирәк. Бераз казыгыз да, ярар... ләхет алырсыз...

– Җук, хәзрәт, артык казырга тәкать тә, куәт тә калмады, кич тә җитте. Салкынга һич чыдарлык түгел, көне буе шул салкында торабыз.

– Бүген дәфен кылмасак, мәетне нишләтербез икән? – диде хәзрәт.

– Мәетне монда калдырырбыз. Иртә намаздан соң килеп, каберне казып бетерербез дә күмәрбез.

Шулай дип, кабер казучылар, биш-ун минут эчендә әйбер-коралларын җыеп, атны чанадан тугардылар да, Маһруйны өстенә ябылган иске киемнәре белән чанада калдырып, ахшам намазы вакытында каберстаннан кайтып киттеләр.

* * *

...Маһруйны каберстанда калдырып киткәннән соң ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, ул айный-уяна башлады. Биш-ун минут эчендә тәмам уянып бетеп: "Йа Рабби, кабер эчендәменме?!" – дип, бераз хәрәкәтләнеп, кулы белән кәфенен ачты да: "Аллага шөкер! Күмелмәгәнмен икән!" – диде. Бераздан ул торып утырмакчы булды, ләкин хәле-куәте юклыктан, гәүдәсен күтәрә алмады.

Бу сәгатькә кадәр көн гаять суык булса да, Маһруй уянган вакытта, хикмәти Хода, һава үзгәреп, тәмам җылынып киткән иде.

Шул рәвешчә тагын ун-унбиш минутлар вакыт үтте. Ниһаять, Маһруй, бөтен көч-куәтен җыеп, яткан җиреннән торды, өстенә ябылган иске киемен зур мәшәкать белән киеп һәм кәфен кисәкләрен аягына чорнап, каберстаннан чыкты да өенә таба юнәлде.

XXII

(Себер якларында ук чирләгән Җиһангир, авыр кайгыларга түзә алмыйча, хәстәханәдә авырып ята. Дәваланып чыккач, төрмәгә барып, Маһруй турында сораша. Әмма: "Маһруй вафат булды", дигән җавапны ала. Җиһангир, өенә кайтып, каенанасы һәм кызы Фәридә белән елашалар. – Ш. С.)

Болар шулай елашып утырганда, Маһруй, авыр мәшәкатьләр чигә-чигә каберстаннан өйгә кайтып җитеп, җир астыннан чыккан җен кебек, ап-ак кәфенгә төренгән килеш, бикләнми калган ишектән әнкәсе һәм ире утырган бүлмәгә килеп керде.

* * *

Икенче көнне каберне казып бетерергә һәм мәетне күмәргә килгән кешеләр, Маһруйның мәетен кабер янындагы чанадан тапмыйча, этләр-кочыклар алгандыр дип, каберстан буйлап эзләргә тотындылар, һәм, таба алмагач, хәлне имам әфәндегә җиткерделәр. Имам әфәнде йөгерә-чаба шундук каберстанга килеп, курку катыш бер гаҗәпләнү белән: "Йа Аллаһ, әстагъфирулла, харап булдык. Карарга кирәк, шундадыр кайда да булса",-дип, үзе үк мәетне эзләргә китте. Ләкин, сезгә мәгълүм ки, бер нәрсә дә таба алмады. Шуннан соң имам:

– Мәетне җеннәр алгандыр,-дип, буш каберне күмәргә боерды.

– Алла сакласын... Белә күрмәсеннәр, юкса һәркайсыбызга Себер булыр, – дип сөйләнде имам хәзрәтләре һәм, кулына көрәк алып, каберне күмешә башлады.

Кабернең буш – мәетсез күмелүе башка беркемгә мәгълүм булмаган кебек, Маһруйның исән һәм сәламәт калуыннан да һичкемнең хәбәре булмады.

XXIII

Габделгафур белән Мәмәт, акушерка карчык йортындагы хезмәтчене "тәмам" иткәннән һәм тотылмыйча иректә калганнан соң, җиңел килгән акчаны җиңел генә туздырырга керештеләр. Ләкин берәр ай үткәч, аларның акчалары бетә – "тәмам" була башлады.

Менә бүген алар, Мәмәт белән Габделгафур, бер касә "кәшша-фелкъолуб"40 алып, чәйханәнең "сәттарелгойуб"41 бүлмәсендә утыралар. Габделгафур гаять тә кайгылы кыяфәттә, елар дәрәҗәгә җитеп, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама.

– Әйдә боер,-диде Мәмәт, Габделгафурның кулына касәне тоттырып.-Юк нәрсәләр белән башың ватма... Хәзер син әүвәлге Габделгафур түгел. Юк-бар нәрсәләр уйлап, әнкәй-әткәй дип елыйсыңмы? Әнкәң сиңа хәзер ярдәм итә алмый.-Бераз тынып торганнан соң: – Әткәең нәрсә язган? Бир әле хатыңны, карыйм, – дип, Габделгафурның әткәсеннән килгән хатны сорады.

Габделгафур кесәсеннән конвертлы хатны чыгарып Мәмәт әфәндегә бирде. (...)

Мәмәт хатны укып бетереп, Габделгафурга кире бирде дә, бераз уйланып торгач:

– Юк, сиңа өйгә кайтырга туры килмәс... Авыл-иген хезмәтенә сәләтең юк. Булса да, мәдрәсәдән куылып өйгә кайту бик хурлыклы эш, – диде. Аннары сүзен болай дип дәвам итте: – Менә мин әйткән эшне "тәмам" кылыйк... Күп акча алырбыз, бик бай урын... Соңыннан – туп-туры Истанбулга һиҗрәт42. Алладан ярлыкау сорап, тәүбә кылырбыз да, яхшы кешеләр кебек, чалма һәм хилгат43 киеп, алыш-бирешсез генә яши башларбыз.

Габделгафур, Мәмәтнең сүзләренә җавап бирмичә, әткәсеннән килгән хатка төбәлеп, кылган эшләре һәм үз хәле турында уйланып утыруында булды.

Мәмәт сүзен дәвам итте:

– Бер-ике ел Истанбулда торып, соңра өйгә кайтсаң да ярый. Яшьлектә булган гөнаһларны халык һәм Аллаһы Тәгалә үзе кичерер... Тугры юл – истикамәттә булып кайтырсың. Әткәең урынына имам да булырсың. Ләкин бу килеш өйгә кайтсаң, хәлең бөтенләй башкача булыр. (...)

* * *

Шул кичнең төнендә Мәмәт белән Габделгафур, сөйләшенгән "эшне" тәмамлау өчен, Печән базары мәчете янындагы чиркәү эченә үтеп керделәр дә, анда булган акча, алтын-көмеш әйберләрне алганда кыска гына вакытка ут-шәм кабыздылар. Чиркәү сакчысы, бина эчендә ут яктысы күреп һәм эшнең яхшы булмавын аңлап, городовой белән тагын дүрт-биш кешене ярдәмгә чакырып китерде. Мәмәт белән Габделгафур акча һәм алтын-көмешне урлап чыгып килгәндә, посып-көтеп торган сакчылар, алар өстенә һөҗүм итеп, каракларның икесен дә әйберләре белән тотып алдылар.

XXIV

Мәмәт белән Габделгафурны урланган әйберләре һәм урлау кораллары белән бергә чиркәүдән туры полициягә юлладылар. Полициядә, кыска гына сорау алудан соң, каракларның янында һәм кесәләрендә булган нәрсәләрне барлый башладылар. Габделгафурның кесәсеннән Габделгафур исеменә бирелгән иске паспорт һәм әткәсеннән килгән хат белән дүрт сум сиксән тиен акча табылды. Мәмәтнең кесәсеннән исә, Мәмәт идеменә бирелгән Госмания паспорты һәм кырык биш сум акчадан тыш, акушерка карчык йортындагы хезмәтчене үтерү шарты рәвешендә Ибраһим Галиевтән алынган язу-кәгазь чыкты. (...)

* * *

Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһимның җинаятен тикшерү тәмам булгач, хәбесханәдә аларның өчесен бергә бер бүлмәгә яптылар. Ябылуларына инде менә өч атна үткән иде. Бүген өчесе бергә бүлмәдә сөйләшеп утыралар. Ибраһим, Мәмәт белән Габделгафурга эндәшеп:

– Эшләребез начар... Тизме окружныйда каралыр икән? – диде.

– Әлбәттә, начар... Безне унбишәр елга каторжный хезмәткә һичшиксез хөкем итәчәкләр, – диде Мәмәт һәм сүзен болай дип дәвам итте: – Төрлечә уйлап карадым, әмма каторжный хезмәттән котылырга һич тә бүтән юл таба алмадым. Безнең өчен иң җиңеле, хәерлесе-моннан, хәбесханәдән качу... Юкса хәлебез мөшкел.

– Качарга?! Качу, әлбәттә, яхшы булыр иде, ләкин ничек качарга?!-дип сорады Ибраһим.

– Инша Аллаһ, качып була... Ничек качарга икәнен үзем өйрәтермен, ләкин моның өчен кырык-илле сум акча кирәк. Синдә акча бармы? – диде Мәмәт.

– Акчадан тоткарлык булмас, тик качарга юл гына тап.

(Ибраһимнан 25 сум акча алгач, Мәмәт, төрмәдә эшләүче буяучылар төшке ашка киткәндә, аларның җитәкчесе Гомәрдән аракы алып килүен үтенә һәм шәһәрдәге бер иптәшенә язу язып җибәрә.-Ш. С.)

XXV

Ике сәгать чамасы вакыт үткәннән соң, Гомәр абзый һәм башка буяучылар хәбесханәгә кире әйләнеп кайттылар. Гомәр абзый Мәмәт әфәндегә әйтелгән өч савыт аракыны да, кәгазьдә язма рәвештә соралганны да алып килгән иде.

Гомәр абзый башта Мәмәткә аракыларны бирде, аннары кечкенә генә кәгазь кисәгенә төрелгән нәрсәне тапшырганда:

– Монысының кешесен көчкә таптым, бик ерак тора икән... Моннан чыккач, ашарга да бармыйча, туры аны эзләп киттем,-дип куйды.

– Бик яхшы, бик яхшы... Дуслык шулай була ич... Инша Аллаһ, мин дә сине онытмам, – дип, Мәмәт аракыны һәм әлеге кечкенә кәгазьдәге нәрсәне алды да, ашыгып, Ибраһим белән Габделгафур янына китеп барды.

Буяучы Гомәр абзый исә, бернинди шик-шөбһә тотмыйча, кәгазьгә төрелгән нәрсәнең ни икәнен белмәде дә, кызыксынмады да.

Мәмәт, ябылу бүлмәсенә кайткач, аракы савытларының берсен ачып һәм бер-ике рюмка аракысын эчеп, кулындагы кәгазьдә булган порошокны аракы савытына салды да, яхшы гына селкеп-болгап: "Догада булыгыз!"-дип, шул аракылы савытны алып буяучылар бүлмәсенә юнәлде. Анда кергәч:

– Менә, иптәшләр, аз булса да гаеп итмәссез... Шушы тереклек суын эчеп җибәрегез әле! – диде.

Буяучылар: "Бу зур гөнаһ ич... Без аракы эчмибез", – дип тормадылар, аракылы савытны дүртесе дә шатлык белән кабул итеп, Мәмәт бүлмәдән чыгып киткәч тә тамчысын да калдырмый эчеп бетерделәр.

Аракы савытына салынган порошок йоклаткыч дару-дурман иде. Аның тәэсире шулкадәр көчле булды ки, биш-ун минут эчендә буяучыларның дүртесе дә, һуштан язып егылган кешеләрдәй, бер-бер артлы аяк өстеннән идәнгә авып, үлем йокысы белән йоклый башладылар.

Алар шулай йокыга талгач, бүлмәгә Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим кереп, үз киемнәре урынына буяучыларның эш киемнәрен өсләренә киделәр дә, кулларына тегеләрнең коралларын тотып, буяучылар сыйфатында, "Йа, кичерүче Алла! Үзеңә тапшырдык!" дия-дия, хәбесханә бинасыннан чыга башладылар. (...)

Капканы саклаучы солдат алардан:

– Кемнәр сез?-дип сорады.

– Кемнәр сез?! Күрәсез ич: буяучыларбыз... Капканы ач!-диде – Мәмәт.

– Ярар, ярар, сабыр итегез,-диде капка сакчысы һәм: "Әйдә, рәхим итегез, боерыгыз!"-дигәнне аңлаткандай, каерып капканы ачты.

Ялган буяучылар, күңелләреннән Аллага шөкерләр әйтеп, капкадан чыгып җиткәндә генә, арттан тагын:

– Сез буяучылармы?-дип сораган тавыш ишетелде. Качаклар борылып карадылар. Мәмәт, эндәшүченең хәбесханә караучысы икәнен танып:

– Әйе, без буяучылар, – дип җавап бирде.

– Бик яхшы... Эшләрне бетердегезме? Дүрт кеше идегез, берегез кайда?

– Юк, эш бөтенләй үк бетеп җитмәде әле. Без алданрак киттек, мунчага барабыз. Беребез калды, калган эшләрне тәмам итәргә, – диде Мәмәт.

– Менә минем эш бүлмәсендәге тәрәзәләрне буярга кирәк иде... Әйдә кереп карагыз әле.

– Зинһар, безне туктатмагыз, иртәгә карарбыз.

– Юк, юк, бүген карап чыгыгыз. Иртәгә кирәкле буяуларны алып килеп буяп та алырсыз,-диде хәбесханә караучысы, үз сүзендә нык торып.

"Йа Аллаһ, мәдәд44!" – дип, буяучылар хәбесханә караучысы белән бергә аның эш бүлмәсенә керделәр. Анда нәрсәләрдер язып хәбесханәнең сәркәтибе утыра иде. Ул, ялган буяучыларны күреп, шөбһәле тавыш белән хәбесханә караучысыннан:

– Болар нинди буяучылар?-дип сорады.

– Болар хәстәханәнең өстәмә бүлмәсендә эшләүче буяучылар,-диде хәбесханә караучысы.

– Юк, юк! Болар ул буяучылар түгел... – диде сәркәтиб. – Ул буяучыларны мин иртә килгән вакытларында күргән идем. Болар ул кешеләр түгел.

Бу сүзләр качаклар өчен шактый куркынычлы булса да, Мәмәт курку-каушау әсәре күрсәтмичә:

– Юк, без иртә якта килгән буяучылар түгел... – дип аңлата башлады. – Алар өйгә ашарга кайткач, хуҗабыз аларны профессор Закталовның өен буярга җибәрде... Алар яхшы, оста буяучылар... Хуҗа безне алар урынына хәбесханәгә юллады, – дигән вакытта хәбесханә сакчыларыннан берәү, бүлмәгә йөгереп кереп:

– Тизегез!.. Тизрәк, әйдәгез!.. Әйдәгез!.. Арестантлар качтылар!..-дип сөрән салды.

– Кемнәр?! Кайчан качтылар?!-диде хәбесханә караучысы, тәмам каушап калып.

– Әйдәгез... үзегез карарсыз...

Сакчының шул җавабыннан соң, хәбесханә караучысы белән сәркәтиб, буяучыларны бөтенләй онытып, куркынычлы хәбәрне китергән сакчы артыннан, кемнәр һәм нинди юл белән качканлыгын белер өчен, ашыгып төрмә бинасына таба элдерттеләр.

Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим исә, сабырлык белән, ашыкмыйча гына атлап, хәбесханә караучысының бүлмәсеннән туп-туры капкага таба юнәлделәр һәм, Исраил балалары судан коры чыккан кебек, хәбесханәдән "коры" чыгып котылдылар.

XXVI

Үлемгә тиң мәрт йокысы аркасында хәбесханәдән котылып калса да, Маһруй электәге авырулары яңарудан һәм каберстанда яткан чагында, аннары аннан өйгә кайтканда салкын тидерүдән, кул-аяклары өшүдән шактый заманнар хәстә булып ятты. Җиһангир белән Маһруй, тәмам терелеп, сәламәтләнеп җиткәч тә, Казанда тору мөмкинлеген тапмыйча, шәһәрдән китеп гаиб булдылар45. Кай җиргә, нинди шәһәргә һәм ничек киттеләр-бу эшләр шулкадәр яшерен эшләнде ки, моны "Зур гөнаһлар" исемле романны язучы автор үзе дә белә алмады.

* * *

Олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел Ибраһим Галиевнең һәм Габделгафур белән Мәмәтнең качканнан соң кичергән хәлләрен киләчәктә язачак "Мөртәд" исемле романымда сөйләрмен***.

_________________________

9 Нәкәс (накәс) – кешелексез; тупас, саран.

10 Хәйләи шәргый – шәригать, дин исеме астында төрлечә алдашу, хәйләләү.

11 Риба – арттырып түләү (процент) шарты белән бурычка акча бирү.

12 Тәравих – уразада кич белән укыла торган намаз.

13 Xотбә – вәгазь, нотык.

14 Мәгънәсе: мактаудан булсын Аллага... бар галәмнең хуҗасы, иясенә.

15 Валлаһе әгъләм – Алла белә; Алла күбрәк белә ("кем белә" мәгънәсенә якын гыйбарә).

16 Иншалла – Алла теләсә; Алла кушса (гыйбарә).

17 Бәднам – яманат.

18 Маһруй – фарсыча "ай йөзле" дигәнне аялата (маһ – ай, руй – йөз, чырай).

19 Кадимнән бирү – борынгы заманнардан бирле.

20 Дана – укымышлы, белгеч.

21 Мәккәй Мөкәррәмә, Мәдинәи Мөнәүвәрә – Кадерле-газиз Маккә, Нурлы-якты Мәдинә – бөтен дөнья мөселманнарының хәзерге Сөгуд Гарәбстанындагы изге шәһәрләре.

22 Бу урында "мелла" сүзе "белемле кеше", "гыйлем иясе" мәгънәсендә.

23 "Һәфтияк" – Коръәннең кыскарак сүрәләрен, аятьләрен эченә алган җыентык. Исеме фарсыча "җидедән бере" дигән мәгънәне аңлата. Элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кулланылган.

24 "Аллаһ дигел бәдәвам" – "Бәдәвам китабы", татарлар арасында киң таралган дини-әхлакый эчтәлекле, көйле, тезмә әсәр. Дүрт юллы һәр строфасы "Аллаһ дигел бәдәвам" ("Берөзлексез Аллаһ дип кабатла") сүзләре белән тәмамлана.

25 Пассаж – Казанның элеккеге Воскресенский (хәзерге Ленин) урамында 1880 – 1883 елларда төзелгән, кешеләр йөри торган, урта өлеше пыяла белән ябылган зур йорт. Анда кибетләр, кунакханә, концерт залы (соңрак кинотеатр) һ б. урнашкан булган. Хәзер – реставрациядә.

26 Черек күл – Казанның Ленин урамына параллель (Кремль калкулыгының көнчыгыш итәгендә) урнашкан уйсулыктагы бакча-парк. Казан ханлыгы чорында бу урында чишмәләр агып, бер-берсенә ермаклар аша тоташкан күлләр тезмәсе булган.

27 Балык базары – Казанның үзәгендәге Балдак (Кольцо) мәйданы урыны. Элек монда ит, балык, яшелчә ише төрле ашамлыклар белән сату иткәннәр, кунакханәләр булган.

28 Нашәргый хәмел – шәригатьчә никахсыз (уйнаштан) балага узу.

29 Зәүҗем – ирем.

30 Малдар – бай, маллы, дәүләтле (кеше).

31 Печән базары – Казанның Иске татар бистәсендә (Болакның көньягында), хәзерге Париж Коммунасы һәм Галиәсгар Камал урамнары арасындагы мәйданны биләп торган базар. Эреле-ваклы кибетләр, сәүдә фирмалары тезелеп киткән бу урын шәһәрдә татарлар сәүдә итә торган төп урын булган. Шушы тирәдә соңрак татар газета-журнал редакцияләре, матбагалар, "Болгар", "Амур", "Сарай" кебек кунакханәләр калкып чыга. Печән базары 1930 нчы елларга кадәр яшәп килде.

32 Тәфтиш – тикшерү, ачыклау.

33 Йәстү намазы – кояш баегач укыла торган (бишенче) намаз.

34 Гыйлем тәхсыйль итеп – гыйлем-белем үзләштереп.

35 Мөназыйр – шәригать кануннары һәм мәсьәләләре буенча диспут (мөназәрә, бәхәс) остасы, бәхәсләшүче.

36 Табигъ – буйсынучы, гражданы исәпләнүче.

37 Тәбәгасенә – буйсынуына, гражданлыгына.

38 Шәһадәт – таныклык.

39 Дәфен кылыну – җиргә тапшырылу, күмү.

40 Кәшшафелкъолуб – күңелләрне ачучы (бу урында "аракы" мәгънәсендә).

41 Сәттарелгойуб – гаепләрне яшерүче (бу урында "яшерен аерым бүлмә" мәгънәсендә).

42 Һиҗрәт – күчеп китү.

43 Хилгат (хилгъәт) – югары дәрәҗәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән ("кидерелгән") кыйммәтле өс киеме (халат).

44 Мәдәд – ярдәм, булышлык.

45 Гаиб булдылар – юкка чыктылар, күздән югалдылар.





Дата публикования: 2015-10-09; Прочитано: 406 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.022 с)...