Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Зур гӨнаҺлар 1 страница



(Гөнаһе кәбаир)

Роман

(1890)

I

Хикәябезгә Габделгафурның катнашы булганлыктан, аның кем һәм ниндирәк кеше икәнлеген язып үтик. Габделгафур Мансуров – мулла-имам баласыдыр. Атасының исемен фаш итмичә, романыбызда аны Нәкәс9 мулла дип кенә йөртербез. Нәкәс мулла угылы Габделгафурның төп ватаны-Нижгород губернасы Сергач өязе авылларыннан бер авылдыр. Нәкәснең чын исемен язмаган кебек, әлеге авылның исемен дә, тулысынча язмыйча, фәкать "К" хәрефе белән генә атап йөртербез.

"К" авылы кешеләренең тормыш өчен асыл хезмәте игенчелек хисапланса да, күпчелеге башка шәһәрләргә – мәсәлән, Нижний, Казан, Мәскәү, Петербург һәм Ростов-Дон кебек җирләргә китеп, сәүдә һәм башка төрле хезмәтләр белән шөгыльләнә иде.

Югарыда әйтелгән авылда өч мәчет һәм дүрт имам бар иде. Башкаларында эшебез юк, Нәкәс мулла исә байтак заманнардан бирле "К" авылында имам булып, хәйләи шәргый10 һәм хәрам кәсепләр, ришвәт һәм риба11 юлы белән мал казанып, хәзерге вакытта авылның башка имамнары белән чагыштырганда шактый бай тормышта яшәгән, ике хатынга ир һәм биш балага ата булган бер кеше иде. Без бәян итәчәк унҗиде яшьлек Габделгафур-аның өлкән баласыдыр, кискен бер угландыр.

* * *

Җомга көн. Җомга намазы вакыты җитеп килә. Нәкәс мулла мәхәлләсе кешеләре берәм-берәм мәчеткә җыелалар. Араларында гаять фәкыйрь кыяфәтле кешеләр дә күптер. Шуларның берсе-Габдеррәзак бабай. Ул, тәһарәтләнеп, аягына кияргә булмаганлыктан, яланаяктан гына мәчеткә барырга чыккан. Әмма юл бик пычрак-баткак, шуңа күрә ул, мәчет ишеге төбенә килеп җиткәч, комган хезмәтен үтәгән бер савыт белән су китереп, иң элек аягындагы пычрак-туфракны тазартып юды, шуннан соң гына мәчеткә керде.

Болай Хода юлында йөргән намуслы фәкыйрьләр булган шикелле, әлеге авылда мордар һәм намазсыз фәкыйрьләр дә аз түгел. Намазга, җомгага, тәравихка12 барырга чакырсаң, алар сиңа:

– Алла кием һәм байлык бирсен, шуннан соң мәчетегезгә, намазыгызга да барырбыз,-дип җавап бирәләр, җүнсезләр.

Азан әйтелде, кешеләр намазга тәмам әзер, тик Нәкәс мулла гына юк. Биш-ун минуттан, ниһаять, ул да килде. Килде дә, намазга керешеп, вәгазь-нәсыйхәт әйтү кайда, хотбә13 урынына: "Әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһе раббел-галәмин"14, – дип, намазны тиз генә тәмамлап та куйды.

Намаздан чыккач, мәчет янында мулла белән ике кеше кул биреп күрештеләр. Болар "К" авылы кешеләреннән булып, әле генә Ростов-Доннан кайтканнар иде. Мулла бу акчалы кешеләрне шундук үз өенә чәйгә чакырды. (...)

II

Якшәмбе көн җитте. Бүген-Габделгафурның Казанга китәчәк. көне. Ир-ат иртәнге намазны укып әле генә мәчеттән кайткан. Габделгафурны мәдрәсәгә озатырга дип өйгә туган-кардәш һәм якын-белешләр җыелган. Озатырга килүчеләрнең берсе – гаять кечелекле, тыйнак табигатьле, мөлаем һәм тәмле телле икенче мәхәллә имамы карт хәзрәттер. Карт хәзрәтнең Габделхак исемле угылы өч-дүрт елдан бирле Казанда мәдрәсәдә булып, атасының сүзенә караганда, уңышлы рәвештә гыйлем эстәвен дәвам иттерә иде. Хәзер исә карт хәзрәт угылы Габделхакка чәй-шикәр һәм биш сум көмеш акча җибәрергә дип килгән. Габделгафурга кечкенә төен һәм биш сум акчаны биргәндә ул:

– Менә, энем-карендәшем Габделгафур, бу әманәтләрне угылыма тапшыр һәм сәламнәребезне әйт, – диде.

Габделгафур, сузылган әманәтләрне кулына алып:

– Бик яхшы, тапшырырмын, – диде.

Берникадәр вакыт үткәч, карт хәзрәт, Габделгафурга карап, сүзен дәвам итте:

– Ярый, энем, сау-сәламәт бул, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәфәрегезне мөбарәк кылсын... Угылыма һәркайсыбыздан сәлам әйт, икегез яхшы дус булып яшәгез. Вакытыгызны әрәм итеп, гомерегезне бушка уздырмагыз, җилгә очырмагыз! Үзегездән кече оланнарга ихсан-ярдәм... Хәер, Казан мәдрәсәләре бөек вә олугъ мәдрәсәләрдер. Анда сездән кечек кемсә, валлаһе әгъләм15, табылмас та. Үзегездән олугъ вә бөек оланларга һәрвакытта вә һәр урында әдәп һәм инсаф белән тәгъзыйм-хөрмәт күрсәтегез. Иншалла16, үзегез дә олугъ булырсыз. Казан мәдрәсәләре алар зур мәдрәсәләр-анда һәр гыйлем булган кебек, шәкертләренең дә төрлесе буладыр... Начар-яман шәкертләр белән дуслык кылмагыз, мәҗлестәш булмагыз – шул вакыт аларның яманлыкларыннан сезгә, затыгызга зарар тимәс. Әмма шәкертләрнең шул мордарлары белән мәхәббәт вә дуслык итсәгез, гыйлем алу бер тарафта калып, яманлык вә бәднамыгыз17 шундук мәйданга чыгар. "Адың чыкканчы, җаның чыксын!" – дип картларыбызның әйткән сүзләре бик тә тугъры. Бер вә ничә мең чакрымнарга сәяхәт вә сәфәр бер хәтъвә-адым белән башланган кебек, яманлык та бер кечкенә гөнаһ вә кечкенә яманлыктан башланып, аз-азлап арта барып, соңыннан "зур гөнаһлар"га әвереләдер. Менә, гыйбрәт күзе белән кара әле син безнең авылның хәзердәге хәленә вә илле ел элек булган хәленә. Без ул вакытта сезнең кеби япь-яшь егет идек, ул вакытта, хәзердәге кебек, авылыбызда мәйханә-кабаклар юк иде. Түгел аракы эчәргә, чәйне дә ул вакытта бик аз кешеләр генә белә иде. Хәзер исә унбиш-егерме яшьлек угъланнан башлап алтмыш-җитмеш яшенә якынлашкан картларыбызга кадәр, Аллаһ сакласын, аракы өчен җанын фида кылыр, туганын үтерер, атасын кыйнар... Хатыннарыбызның да аракы вә башка исерткеч эчемлекләрне сөйгәннәре юк түгел. Әмма бу "зур гөнаһлар" – яманлык вә бозыклыкларыбыз безнең өскә бердән килеп төшмәделәр. Ана карыныннан болай исерек вә сәрхуш булып тугмадык. Бер кечкенә нәрсәдән аз-азлап башланып, әйткәнем кеби, яманлыкларыбыз күбәеп вә куәтләнеп, бәрәкәт күтәрелде. Аллаһ сакласын, уттан вә хатыннан курыккан кеби, шул исерткечләрдән сакланыгыз вә куркыгыз! (...)

Карт хәзрәтнең Габделгафурга укыган бу нәсыйхәтләре тәмамланып килгәндә җигүле ат та тәмам әзер иде инде.

Габделгафур, һәркем белән куллар биреп саубуллашып, эченнән: "Яңа тормыш һәм сәфәремә изге ярдәмеңне бир, Ходаем!" дия-дия, мөәзин белән бергә арбага чыгып утырды да Казанга юл алды.

III

...Маһруйның атасы Гали Ваһабов-даими Казан шәһәрендә яшәп, алыш-биреш сәүдәсе белән шактый күп мал-акча казанган алтмыш биш яшьләрендәге яхшы күңелле, тәкъва һәм юмарт бер кеше иде. Ул, гыйбадәт белән мәшгуль диндар адәм будып, галим-голяманы һәм инсафлы шәкерт халкын олылап хөрмәт итә, аларга һәрвакыт мадди ярдәмен күрсәтә – кыскасы, Казан шәһәренең дәүләтле һәм могтәбәр картларыннан санала иде.

Гали Ваһабовның хатыны Мәрьям абыстай да, яхшы ата баласы булып, алтмыш яшьләренә җитеп килгән суфый һәм намазчыл бер хатын иде.

Гали бабай белән Мәрьям абыстайның югарыда телгә алынган Маһруйдан башка бүтән балалары юк иде.

Без, Маһруйның бишектәге һәм сабый бала чагындагы хәлләренә күз салмыйча, аның унсигез яшеннән соңгы тормышына тукталырбыз.

Исеме җисеменә муафикъ дигәндәй, Маһруй18 шулкадәр зифа-чибәр кыз иде ки, аның матурлыгын каләм белән язып тасвирларга да мөмкин түгел. Шулай да, героинябызны мактау өчен, чын исеме Маһруй булмаса да, без аны шул исем белән атадык.

Хәмзә Агиев-уртача дәүләтле, алтмыш яшенә җиткән яхшы карттыр. Хәмзә бабайның илле яшенә якынлашкан хатыны һәм Җиһангир исемле егерме биш яшьлек улы бар иде.

Җиһангир Агиев, хикәябезнең героинясы Маһруй кызның акылы һәм тәрбиясенә хәйран, гүзәллегенә гашыйк булып, ахырда аңа өйләнү уена килде. Аталар һәм кыз тарафыннан ризалык алынып, Җиһангирның теләк-морадына ирешкән һәм бәхетле булган көне-нәкъ менә бүгенге кичәдер. Бүген яшьләрнең никах мәҗлесе булды.

IV

Җиһангир белән Маһруйның никах мәҗлесеннән соң бу көнгә кадәр өч ай вакыт уйды.

Бүген – сентябрьнең унбере, кич сәгать җиде. Хәмзә Агиев өендә кечкенә генә бер мәҗлес җыелган. Катнашучылар – "К" авылыннан мөәзин Госман, Нәкәс мулланың улы Габделгафур, өй хуҗалары Хәмзә бай белән Җиһангир әфәнде һәм казанлы Шәфигулла абзый.

Габделгафур белән мөәзин Госман хәзрәтләре әле бүген генә Казанга килеп төшкәннәр иде. Юл әйберләрен мөсафирханәдә калдырып, алар күрешер өчен шундук Хәмзә бай өенә юнәлделәр. (...)

Хәмзә бай исә, түбәнчелекле, юмарт һәм кунакчыл кеше буларак, мөсафирләрне камил ихтирам белән, олылап каршылады.

Инде менә ашъяулык җәюле табын әйләнәсендә үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар. Хәмзә бай, мөәзин әфәндегә таба карап, сорашуын дәвам итте:

– Бик яхшы иткәнсез, хәзрәт, егетне мәдрәсәгә алып килеп, бик яхшы иткәнсез. Мулла баласы дип әйтәсез, әткәсенең исеме ничек соң?

– Әйе, әткәсе безнең мәхәлләнең имамы, Нәкәс хәзрәт, – диде мөәзин.

– Кайсы мәдрәсәгә кертмәкче, кайсы мәдрәсәдә укытмакчы буласыз?

– Сез, Хәмзә абзый, ничек мәслихәт кыласыз? Кайсы мәдрәсәгә керсә яхшы булыр икән?

– Әткәсе нәрсә әйтте, кайсы мәдрәсәгә мәслихәт кылды?-дип, сорауга сорау белән җаваплады Хәмзә бай.

– Хәер, әткәсе катгый өзеп бер сүз дә әйтмәде... Безнең авылның карт хәзрәт угылы Габделхак монда укый, сезгә дә килеп йөри бугай, ул фәлән мәдрәсәдә, – дип, мөәзин карт хәзрәтнең улы Габделхакның кайсы мәдрәсәдә укыганын һәм ул мәдрәсә мөдәррисенең исемен атап әйтте.-Без дә менә бу егетне-Габделгафурны шул мәдрәсәгә куймакчы булабыз.

Хәмзә бай берникадәр вакыт үзалдына уйланып торды.

– Хәер, безнең Казанда һәр мәдрәсә яхшы, – диде ул, аннары, сүзен дәвам итеп. -Һәркайсысында, мәдрәсәләрдә, күп төрле гыйлем укытыла. Ләкин мин үз тарафымнан бу шәкерткә дамелла Габделкәрим хәзрәт мәдрәсәсенә керергә мәслихәт кылыр идем. Аны Күл буе мәдрәсәсе дип йөртәләр. Ул мәдрәсә, без наданнарча әйткәндә, кадимнән бирү19 олуг мәдрәсә булып киләдер... Ничә вә ничә дана20 вә галим мөдәррисләр шул мәдрәсәдән гыйлем алып чыкканнар.

Бу мизгелгә кадәр әңгәмәгә колак салып, тын гына тыңлап утырган Шәрифулла абзый да, телгә килеп, мөәзиннән Габделгафур хакында сорашты. "Ниндирәк кеше, баймы?"-дип атасы турындагы соравына "юк" дигән җавапны ишеткәч, Казан байларына тел озайтып, гайбәтләренә төште:

– Гаять кешелексез байлар... Араларында яхшы гына бай, маллы кешеләр күп булса да, фәкыйрь шәкертләргә яки башка хосуста мохтаҗ булганнарга ярдәм вә изгелек кылганнары һич тә юк. Чиксез саран-комсыз, ач күзле, көнче үзләре, мәңгелек суы эчкән кемсәләр кеби кыланып, көн-төн дөнья малын арттыру кайгысында йөриләр, халык файдасы, дин куәте, дөнья рәхәте өчен гамь чигеп, зарарыбызның муҗибе-сәбәбе булган нәрсәләрне төзәтүгә ярдәм вә тырышлык кылганнары күренми. Араларында шундый комсызлары бар ки, түгел шәкерткә яки башка мохтаҗ кемсәгә ярдәм кылу, үзләре үк шул фәкыйрьләрнең кулыннан икмәкләрен тартып алырга тырышалар. Хәер, шәкертләр үзләре дә Мәкәрҗә вакытында...

Шәфигулла абзый байларга шулай тел озайтып утырганда дивар сәгате унике тапкыр "күк-кү" дип кычкырды. Кунаклар, хәер-догалар кылып, Хәмзә байның өеннән чыгып киттеләр.

Хәмзә бай, мөсафирләрне озатып, ярты сәгать үткәч, йокларга ятты. Җиһангир белән Маһруйның бүлмәләрендә исә төнге сәгать икегә кадәр ут сүнмәде.

* * *

Бу кичәдән соң өч көн узды.

Нәкәс мулла угылы Габделгафур, дамелла Габделгалләм мәдрәсәсенә кермичә, "К" авылындагы карт хәзрәт угылы Габделхак укый торган мәдрәсәгә урнашты.

V

Яздыгыбыз вакыйгалардан бу көнгә кадәр ике ел кичте.

Җиһангир Агиевның атасы Хәмзә бай һәм анасы Хәлимә абыстай, хаҗ кылу нияте белән сәфәр чыгып китеп, берсе – Мәккәй Мөкәррәмәдә һәм берсе Мәдинәи Мөнәүвәрәдә21 дөнья куеп, шул шәһәрләрдәге Җәннәте Мөгаллә һәм Җәннәте Бәкыйга исемле зиратларга дәфен кылындылар.

Маһруйның атасы Гали Ваһабов та, безнең шикелле, мәңгелек суын эчкәннәрдән булмыйча, бер авыруга очрап, ике атна чамасы хаста булып ятты да фани дөньядан мәңгелеккә китеп барды.

Хәзерге вакытта исәннәр – Маһруйның әнкәсе Мәрьям абыстай, Маһруй үзе, Маһруйның кызы Фәридә һәм Җиһангир-дүртесе бер өйдә яшәп яталар. Хәмзә байның үлеменнән соңгы еллар гаять авыр булып, сәүдә һәм кәсептә күп зарар күрү һәм күп мал югалту аркасында, Җиһангирның дәүләт һәм байлыгына зур кимчелек килде. Хәзер исә Җиһангир, Казанда булмыйча, коммерция-сату-алу хезмәтләре белән Себер тарафына алты-җиде айлык сәфәргә чыгып киткән иде.

VI

Ибраһим белән Ягъкуб, ике бертуган, мәрхүм Габделмән байның балалары Галиевләрдер. Ибраһимы – утыз биш яшендә, өйләнгән, ике бала атасы, олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел кеше. Ягъкубы исә егерме җиде яшьлек өйләнмәгән егет булып, азгын һәм тәүфикъсыз бер адәмдер.

Ике туган һәм школа учительләреннән Әхмерский исемле берәү Галиевләр өендә бергәләп чәй эчеп утыралар иде.

Ибраһим Галиев, кунак учитель Әхмерскийдан тормыш хәлләре һәм яңалыклар турында белешмәкче булып:

– Ни хәлләр, нинди хәбәрләр бар? Сәламәтлекме? – дип сорады.

– Аллага шөкер әле, сау һәм сәламәтбез... Прогресс һәм просвещениедән башка хәбәрләр юк.

Галиевләр Әхмерскийның "прогресс", "просвещение" сүзләрен бик өнәп бетермәделәр.

– Без немецча, французча әйтелгән сүзләрнең күбесен аңламыйбыз, безгә тугъры татарча сөйлә,-диде Ибраһим әфәнде, елмая төшеп.

Ягъкуб әфәнде исә, чәй касәләренең берсен-кунак алдына, ә икенчесен Ибраһим уңына куеп:

– Җә, ашка да, чәйгә дә кәрәм боерыңыз!-дип ашарга-эчәргә кыстый башлады.

Учитель Әхмерский бераз тын гына утырганның соңында:

– Хәбәр, хәзердәге хәбәрләр сезгә мәгълүм, – дип, имам-муллаларның русча укый-яза белүенә мәҗбүр итүче яңа тәртип турында сөйләп, патша хәзрәтләренең шул турыдагы фәрманын укырга кереште. (...)

Учитель Әхмерский падишаһ фәрманын укып тәмам итәр вакытта, ишек ачылып, бүлмәгә Галиевләрнең приказчигы килеп керде. "Әссәламе галәйкем" дип исәнләшкәннән соң ул, Ибраһим әфәндегә мөрәҗәгать итеп, сәүдә хәлләреннән хисап бирергә кереште:

– Алафузовка мең сигез йөз данә ат тиресе, дүрт йөз сиксән данә сыер тиресе бирдек,-диде ул һәм, ат тиресе фәләнчә хактан, сыер тиресе фәләнчә хактан дип, тиреләрнең нинди бәһагә сатылганлыгын әйтте.

Ибраһим Галиев, "тире" сүзен ишеткәч, бөтен игътибарын приказчигына юнәлтеп, падишаһ фәрманын бөтенләй онытты.

– Әйдә, кантурга керик, хәзер хисап-счетлар бирермен,-диде ул приказчикка һәм, табын яныннан торып, "кантуры" урнашкан күрше бүлмәгә таба атлады.

Ибраһим Галиев китүгә, аның алты-җиде яшьлек улы Мостафа, бүлмәгә кереп һәм Әхмерский белән Ягъкуб утырган табын янына килеп, Ягъкуб әфәндегә бер конверт-хат сузды.

Ул арада, тире алу-сату хисапларын тәмамлап, Ибраһим әфәнде дә контор бүлмәсеннән чыкты һәм табын янындагы әүвәлге урынына килеп утырганда улы Мостафаны күреп:

– Нихәл, мелла Мостафа? Мәдрәсәдән кайттыңмы? Сабакны яхшы белдеңме?-дип, улына сораулар яудыра башлады. Аннары, Әхмерскийга таба борылып:-Угылым сабакны бик яхшы укый, бик мелла22 булды,-диде дә янәдән улына эндәште:-Җә, кил әле, менә абзаңа укып кара.

Әхмерский да, Мостафага карап, елмаеп:

– Җә, кил, нәрсә укыйсың? Китапларың кайда? Кил!-диде. Мостафа, "Һәфтияк"23 белән "Аллаһ дигел бәдәвам"24 китапларын алып кереп, Әхмерский каршына килеп басты һәм, әгузе бисмилласын да әйтмичә, "Һәфтияк"тән сабагын укырга кереште.

– Бигрәк җегет икән угылың! – диде Әхмерский, Мостафаны әтисенә мактап.

Мостафа бу мактау сүзләре сөйләнгән арада бер юллык сабагын укып тәмам итте.

Шуннан соң әтисе аңа:

– Җә, китабыңны да укып кара, – диде.

Мостафа, "Бәдәвам" китабын кулына алып, әсәрнең баш өлешеннән – утыз тугызынчы юлыннан башлап укырга кереште:

''Имансызны дуст тотма,

Аңа син яхшылык итмә,

Андыйн һәм яхшылык көтмә,

Аллаһ дигел бәдәвам".

Шул рәвешчә сабакны укып һәм үзләштереп, мактау сүзләре дә ишеткәч, Мостафа, сабак китапларын махсус урынга җыеп куеп, табын янына утырып чәй эчәргә башлады.

Ягъкуб әфәнде исә, Мостафа китергән хатны укыгач, тиз генә җыенып өйдән чыгып китте.

VII

Ягъкуб Галиев, хатны укып, мәҗлесне калдырып, өйдән ашыгып чыгып киткәннән соң, ун-унбиш минут эчендә Воскресенский дигән урамга барып җитте.

Воскресенский урамы, Казанның иң зур, иң яхшы урамнарыннан булып, казанлылар анда кышын да, җәен дә саф һава суларга һәм тамаша кылырга чыга иде.

Воскресенский урамыннан бер-ике әйләнгәч, Ягъкуб әфәнде Пассажга25 керде. Пассажда бер яшь хатын янына туры барып, аның белән саулык-сәламәтлек сорашырлык кадәр генә сүз алышты да, Пассажның Черек күл26 бакчасы тарафына караган ишегеннән чыгып, беренче туры килгән ямщикны туктатты һәм, Пассажда очрашкан теге хатын белән шул ямщикның атына утырып, Балык базарындагы27 мәгълүм кунакханәләрнең берсенә илтергә кушты.

Ягъкуб белән бергә кунакханәгә китеп барган бу ханым Җиһангир Агиевның хатыны – героинябыз Маһруй иде. (...)

"Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" дигән сылтау белән, бер карчык, бу ике яшь арасында тылмачлык һәм арадашлык итеп, аларның яшь гомерләрен әнә шулай "рәхәттә" һәм "кирәкле эштә" уздырттыра башлады. ("Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" диюче мондый карчыклар һәм шул кагыйдәне тотучы хатыннар Казанда аз түгелдер.)

Бүген октябрьнең егерме җидесе. Җиһангирның Казаннан китүенә нәкъ сигез ай, ә Маһруй белән Ягъкубның беренче күрешүләренә җиде ай тулган көн. Маһруй бу җиде айның беренче аенда ук йөккә узды. Маһруйның үзеннән һәм сәбәпчесе Ягъкубтан кала, бу нашәргый хәмел28 хакында беркем дә белми иде.

Ягъкуб әфәнде, кунакханә номерына кереп, ишек ябылуга ук Маһруйны битәрләргә тотынды:

– Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, миңа хат язма дип... Мин юк вакытта хатыңны китереп бирерләр дә, икенче кеше кулына төшеп, Алла сакласын, бу хәлләребездән хәбәрдар булырлар... Җә, әйдә сөйлә, шулкадәр ашыгыч нинди йомыш бар? Нигә хат белән чакырттың?

Маһруй, Ягъкуб әфәндегә елмаеп карап, янына сыеныбрак утырды да, кулын аның җилкәсенә куеп:

– Бик шатлыклы хәбәр бар, шул сәбәптән хат язып чакырдым... Җук нәрсәләргә ачуланып маташма,-диде.

– Җә, сөйлә тизрәк, нинди хәбәр ул?.. Озак утырырга вакытым юк.

Маһруй, бер минут чамасы дәшми торганнан соң, кесәсеннән бер конверт чыгарды да Ягъкуб әфәндегә сузды:

– Менә бу хатны укы... Нинди шатлыклы хәбәр икәнен белерсең.

Ягъкуб, хатны кулына алып:

– Нинди хат соң бу?-дип сорады.

– Бүген генә почтадан алдым, ирем-хуҗам җибәргән,-диде Маһруй.

Ягъкуб әфәнде хатны акрын гына кычкырып укый башлады. (...) Ягъкуб хатны укып тәмам иткәч, Маһруй, янәдән әүвәлге кебек елмаеп:

– Менә шатлыклы хәбәр ич!-дип куйды.-Ике ай эчендә кайтырмын дип язса да, өч айсыз да кайта алмый ул... Мине хәсрәттә калдырмас өчен, күңелемне юатыр өчен генә шулай ике айдан кайтырмын дип яза. Чынында, өч айсыз да кайта алмаячак. Ул миңа Себер җагына киткән чакта да өч-дүрт айдан кайтып җитәрмен дип әйткән иде. Менә инде Казаннан киткәненә сигез ай булды, әле һаман кайтканы юк. Җә, бик яхшы, ике-өч ай кайтмаса, бала табар вакытым җитеп, бала тапканнан соң кайтып килсә, бер нәрсәдән дә хәбәре булмый калыр.





Дата публикования: 2015-10-09; Прочитано: 399 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.019 с)...