Студопедия.Орг Главная | Случайная страница | Контакты | Мы поможем в написании вашей работы!  
 

Минем нәүрүз бәйрәме турында ишеткәнем бар



- Какие национальные праздники есть у татарского народа? What Tatar national cuisisnes are there?

- Я знаю только про праздник Сабантуй, а ты каик праздники знаешь ещё? I know only Sabantui holiday, and what holidays do you know?

- А я слышала про праздник Науруз. I have heard about Nauruz holiday.


Рис. Праздник Науруз

20. Укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прочитайте, ответьте на вопросы. Read, answer the questions.

Төрки халыкларның, шул исәптән татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе – Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәм 21 нче март көнне үткәрелә. Аның төп герое – Нәүрүзбикә, чибәр һәм уңган кыз. Нәүрүзбикә кешеләрне бәйрәм белән котлый, матур-матур теләкләр тели. Бу көнне кешеләр бер-берсен “Нәүрүз мөбарәк бад!” дип сәламлиләр. Бу фарсыча “Яңа ел котлы булсын!” дигәнне белдерә.

? 21 нче мартта төрки халыкларда нинди бәйрәм үткәрелә? Бу бәйрәмнең төп герое кем? “Нәүрүз” сүзе нәрсә белдерә? Сезнең бу бәйрәм турында ишеткәнегез бармы?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Аның нишләгәне бар? Аның барганы бар(юк), аның килгәнебар(юк) - үткән эшне белдерә торган аналитик формалар- аналитические формы, выражающие прошедшее действие -an analytical verb expressing an action that used to be repeated in the past изм.

21. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Сезнең башка халыкларның милли бәйрәмнәре турында укыганыгыз бармы?

- Минемчә, күп кенә чит илләрдә Рәхмәт көне (День благодарения) үткәрелә, тагын Хэллоуин бәйрәме турында укыганым бар.

22. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Минем.......................... бәйрәмендә булганым бар. Синең........................барганың бармы? Аның.......................... турында укыганы бар. Безнең........................ белән аралашканыбыз юк. Сезнең....................... ашаганыгыз бармы? Аларның................................... катнашканнары бар. Дустымның........................... турында ишеткәне юк.

Рис. Сабантуй

+23. УТыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. ............... Read.

Сабан туе - татар халкының милли бәйрәме.

Сабан туе – татар халкының яраткан бәйрәме. Ул, язгы эшләрне төгәлләгәч, июнь аенда үткәрелә. Анда татар халкы белән бергә рус, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар да катнаша. Сабан туен үткәрү өчен, уңайлы урын сайлана. Аны мәйдан диләр.

Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Көрәштә җиңгән батырга тәкә һәм кыймәтле бүләк бирәләр. Икенче зур ярыш – ат чабышы. Бу ярышта беренче килгән атның хуҗасына да зур бүләк бирәләр, ә атның муенына яулыклар, сөлгеләр бәйлиләр.

Сабан туенда төрле спорт ярышлары һәм кызыклы уеннар да була. Мәсәлән, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, катыктан акча эзләү һәм башкалар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе – күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


чүлмәк вату – разбивание горшка- pot-breaking

капчык киеп йөгерү – бег в мешках- sack-racing

капчык белән сугышу – бой с мешками- sack-wrestling

аркан тартышу – перетягивание каната- tug-of-war

катыктан акча эзләү – доставание монеты из посуды с катыком- searching for money in a sack





Дата публикования: 2014-10-25; Прочитано: 579 | Нарушение авторского права страницы | Мы поможем в написании вашей работы!



studopedia.org - Студопедия.Орг - 2014-2024 год. Студопедия не является автором материалов, которые размещены. Но предоставляет возможность бесплатного использования (0.006 с)...